«Атна саен без ковид-19 га каршы вакциналау кабинетына аудит үткәрәбез. Ул вакыт эчендә прививкалар турында ялган сертификатлар бирү очраклары ачыкланмады. Медицина хезмәткәрләре ялган документлар бирү һәм коррупциягә каршы кануниятне башка төрле бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында, имзаларын куеп, кисәтелде», - диде район үзәк дәваханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары Гөлназ Сабирова, районара прокурор урынбасары Илнур Насретдиновның соравына җавап биреп. Дүртөйле район үзәк дәваханәсенең медицина өлеше буенча начальнигы сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы тору темасын яктыртты. Докладчы хәбәр итүенчә, районда яшәүчеләр коррупция һәм шулай ук медицина хезмәткәрләренең һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү фактлары турында 2-10-54, 2-11-59 санлы ышаныч телефоннары аша хәбәр итә ала.
«Прокурорның норматив хокукый актны үзгәртү турындагы таләбе тиешле орган, оешма һәм вазифалы кеше тарафыннан шундый күрсәтмә килгәннән соң ун көн эчендә, һичшиксез, каралырга тиеш, - дип ассызыклап әйтте җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза үткәргән вакытта күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында чыгыш ясаган, югарыда атап үтелгән прокуратура вәкиле. - Һәм, өстәвенә,прокуратурагатикшерү нәтиҗәләре турында язмарәвештә җавапбирергә кирәк». Районара прокуратура узган чорда федераль кануниятне бозуның 40 очрагын ачыклаган, законсыз хокукый актларга 25 протест белдерелгәнһәм 12 күрсәтмә җибәрелгән. Прокуратура тикшерүләре нәтиҗәләре буенча, бу өлкәдә 3 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган, шулай ук 2 җинаять эше кузгатылган. Доклад ясаучы шундый саннар әйтте. Ул шулай ук авыл хакимиятләре белгечләренең юридик гыйлемен күтәрү өчен уку оештырырга тәкъдим итте.
Район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Альберт Әгъзамов үз чыгышында, башкаларыннан тыш, муниципалитет сайтында коррупциягә билгеләмә дәрәҗәсе һәм аңа каршы кулланылган чаралар турында үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Анда катнашкан 533 респондентның күпчелеге бюджет өлкәсендә эшләүче, уртача яшьтәге хезмәткәрләр булган. Кешеләр түләүсез медицина хезмәтләрен, хокук саклау органнарын коррупциягә иң нык дучар ителгән өлкәләр, дип исәпли. Алар фикеренчә, салым салу һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәләрендә ришвәтчелек күренешләре азрак. Докладчы шулай ук җирле үзидарә органнарында, бюджет акчаларын, шул исәптән милли проектлар буенча да, максатлы файдалану муниципаль учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә тикшерү нәтиҗәләре турында бәян итте.
Агымдагы елда полиция бүлеге тарафыннан икътисади юнәлештәге 23 җинаять ачыкланган, аларның 12 се коррупция күренешләре белән бәйле. Әлеге мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы район бүлегенең икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору бүлеге начальнигы Айдар Гыйлемханов докладында әйтелде. Район хакимияте Хокукый идарәсенең хокукый эш буенча секторы мөдире Ренат Гафаров коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча канунияттәге үзгәрешләргә күзәтү ясады. Район хакимияте башлыгының төзелеш, транспорт, сәнәгать һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Эдуард Каһарманов үзе җитәкләгән беренче өлкәдә коррупциягә каршы чаралар турында сөйләде. Комиссия утырышы барышында аның киләсе елга планы расланды. Шулай ук фикер алышкан барлык мәсьәләләр буенча тиешле