Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
24 июнь 2020, 13:35

Штраф та акылга утыртмаса

Ел саен илдә алкогольне чиктән тыш күп кулланудан йөзләгән кеше үлә, ә составын­да спирт булган яшерен сатылган продукция белән агуланудан үлү очраклары меңәрләп исәпләнә.

«Исәнмесез, сезгә авылдан пенси­онер яза... Спиртлы эчемлек сат­кан һәм авыл халкын эчкечелеккә этәргән кешеләргә карата чара күрүегезне үтенәм...». Минем «личкага» шундыйрак хатлар даими ки­леп тора.

Ел саен илдә алкогольне чиктән тыш күп кулланудан йөзләгән кеше үлә, ә составын­да спирт булган яшерен сатылган продукция белән агуланудан үлү очраклары меңәрләп исәпләнә.

Законга ярашлы, алкогольле продукцияне гражданнарны ваклап сату тыелган, аның белән бары тик лицензиясе булган, хуҗалык итүче субъектлар гына шөгыльләнә ала. Гражданинның алкогольле продукция сату факты ачыкланганда (өйдә, фатирда, гараж­да, автомобильдән, пластик шешәләрдә һәм документларсыз һ.б.), аны РФ КоАП 14.17.1 ст. буенча административ җавапка тарттыру турындагы мәсьәлә автоматик рәвештә хәл ителә (товарны конфискацияләп, 50 мең сумга кадәр штраф).

РФ Җинаять кодексының 171.4 ст. яраш­лы, гражданин алкогольне кабаттан да сат­кан очракта, ягъни, административ җавапка тартылган хәлдә (кеше салынган штрафны түләгәнче, + тагын 1 ел шундый дип исәпләнә) инде җинаять җаваплылыгы яный, яки кеше катырак җәза гына алып калмый, бәлки хөкем дә ителә.

Мисал. Дүртөйле район суды район авылларының берсендә яшәүче хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Ул РФ Җинаять кодексының 171.4. ст. каралган җинаять кы­луда (алкогольле продукцияне законсыз сату, бер ничә тапкыр) гаепле дип табылган. Ачыклануынча, февраль аенда хатын-кыз өеннән составында спирт булган эчемлек саткан. Тентү барышында гаепләнүченең торагында сату өчен әзерләнгән, алкоголь салынган тагын да 5 пластик шешә (барлыгы 11 литр) табып алына. Алкогольне тикшерү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, аның составында шул исәптән уксус альдегиды, метанол һәм сивуха майлары булуын күрсәтә.

Шуннан 3 ай элек кенә әлеге ханым өйдән алкоголь саткан өчен 15000 сум күләмендә штрафка тартылган булган, тик бу аны тук­татмаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, суд гаепләү хөкеме чыгарды һәм 4 айга холык төзәтү эшләре сыйфатында җинаять җәзасы билгеләде. Аннан тыш, суд тикшерү барышында тартып алынган барлык алкогольле продукцияне юк итү турында карар чыгарды.

Динар ШАКИРОВ, районара прокурор.

фото из открытых источников интернета.

Читайте нас: