Юлдаш
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
23 декабрь 2019, 18:30

Җаваплылык катгыйланды

Агымдагы елның 27 июненнән РФ Җинаять кодексының 264 нче статьясы - на мөһим һәм кирәкле үзгәрешләр закон көченә керде.

Агымдагы елның 27 июненнән РФ Җинаять кодексының 264 нче статьясы - на мөһим һәм кирәкле үзгәрешләр закон көченә керде. Документка ярашлы:

- әгәр юл-транспорт фаҗигасе сәламәтлеккә авыр зыян китерсә, җәза катгыйлана - 3 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү (әле - 4 елга кадәр);

- әгәр юл-транспорт фаҗигасе кеше үлеменә китерсә, җәза катгыйлана - 5 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү (әле - 2-7 ел);

- әгәр юл-транспорт фаҗигасе ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерсә, җәза катгыйлана - 8 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү (әле - 4 - 9 ел).

Бу гамәлләр хәзер авыр җинаятьләр разрядына күчә. Статусның алышынуы колонияләрдә булуның катгыйрак шартларын һәм шартлыча алдан иреккә чыгуның катлаулырак процедураларын аңлата.

Аннан тыш, агымдагы елның апрель ахырында кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, юл-транспорт фаҗигасе урынын калдырып киткән водительләр өчен җаваплылык катгыйланды.

Хәзер, әгәр водитель авыр зыян күрүчеләр булган авария урыныннан китсә, аңа 4 елга кадәр колония яный. Әгәр водитель бер кеше һәлак булган фаҗига урыныннан качып китсә, җәза срогы 7 елга кадәр була, әгәр дә юл-транспорт фаҗигасе ике һәм аннан күбрәк кешенең гомерен өзсә, урыннан киткән кагыйдә бозучыны 9 елга колониягә озатачаклар!

Минемчә, бик катгый! һәм бу мәгълүмат эчкән килеш руль артына утырырга теләгән аерым водительләрне уйланырга мәҗбүр итәр дип ышанам.

Д.ШАКИРОВ, районара прокурор.

Читайте нас: