Юлдаш
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
31 гыйнвар 2019, 02:00

Балалар бакчасының... угры мөдире

Уфаның бер балалар бакчасы мөдире угрылык белән шөгыльләнгән.


Ул каравылчы вазыйфасына, үзенә әйтми генә, бер хатын-кызны эшкә алган.

Аннары дүрт ел буе шушы каравылчының хезмәт хакын үз картасына күчереп барган. Каравылчы ханымны ул тора-бара төрле вазыйфаларга күчереп "эшләткән".

Шул ук алым белән мөдир тагын бер ханымны җыештыручы вазыйфасына "алган". Билгели ки, аның хезмәт хакы да мөдирнең кесәсенә кергән.

Намуссыз мөдир, шулай итеп, Уфа шәһәре казнасына 420 мең сумлык зыян китергән. Хәзер бу акчаны аңа кире кайтарырга туры киләчәк, әлбәттә.



Читайте нас: