Юлдаш
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
11 гыйнвар 2019, 02:00

ЗАКОНЛЫЛЫКНЫ ЯКЛЫЙЛАР

Быел Русия прокуратурасына 297 ел була. Һөнәри бәйрәм алдыннан безнең хәбәрчебез Дүртөйле районара прокуроры Динар Шакиров белән әңгәмәләште.

- Динар Наил улы, сөйләшүнең башында гәзит укучыларыбызга Русиядә прокуратураны булдыру тарихы турында хәтергә төшерсәгез иде.

- 1722 елның 12 гыйнварында Петр I тарафыннан Указга кул куела, анда түбәндәгеләр языла: “Сенатта Генерал-прокурор һәм Обер-прокурор, шулай ук һәр Коллегиядә берәр прокурор була, алар Генерал-прокурорга рапорт бирә”. Империянең тәүге генерал-прокуроры граф Павел Ягужинский була. Петр I Ягужинскийны Сенатка тәкъдим итеп, “Бу минем күзем, аның белән мин барысын да күрәчәкмен”, дигән. Прокуратура органнарының төп бурычы да - күзәтү - нәкъ шушы гыйбарә белән билгеләнгән.

- Хәзер үткәннән бугенгегә күчик. Сез җитәкләгән районара прокуратураның хезмәт коллективы турында сөйләсәгез иде.

- Ул зур түгел - тугыз кеше. Прокурордан тыш, ике урынбасар - Илнур Насретдинов һәм Рәлиф Мәсәлимов, ике өлкән ярдәмче - Алмаз Хәбиров һәм Альмира Ильясова, ике ярдәмче - Элдар Абакаров һәм Сергей Щекатуров, әйдәүче белгеч Лиана Кадыйрова һәм водитель Мөдәрис Мостафин. Прокуратура органнарында эшләү зур җаваплылык таләп итә, коллективка зур күләмле эш йөкләтелгән. Һәр хезмәткәр үз эшен югары дәрәҗәдә башкара.

- Динар Наил улы, көндәлек эшчәнлектә прокуратура алдында нинди бурычлар тора?

- Бу, иң элек, закон бозуларны вакытында ачыклау һәм аларны бетеру буенча чаралар күрү, гражданнарның бозылган хокукларын һәм иреген, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең за­кон белән сакланган мәнфәгатьләрен тергезү.

Шуны билгеләргә кирәк, 2018 елда күзәтү эшчәнлеге йомгаклары буенча районара про­куратура тарафыннан 1150 закон бозу очрагы ачыкланды. Атап әйткәндә, тикшерүләр барышында 183 хокукый актның закон таләпләренә туры килмәве билгеләнде, шул уңайдан аларга протест бирелде. Тикшерүләр барышында ачыкланган федераль законны бозулар бу­енча предприятиеләр, муниципаль органнар җитәкчеләре адресына аларны бетерү турында 271 күрсәтмә бирелде, 247 вазифалы кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Аннан тыш, 121 вазифалы кешегә карата административ эшләр кузгатылды.

Безнең хезмәткәрләр үткән елда судта 410 җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады, судлар тарафыннан 190 гражданлык һәм административ эшләрне карауда катнашты, билгеләнгән срокларда гражданнарның 1083 мөрәҗәгате каралды, 550 дән күбрәк жинаять эшләре һәм тикшерүгә кадәр 2000 нән артык материал өйрәнелде.

- Һөнәри бәйрәм алдыннан коллегаларыгызга нәрсә теләр идегез?

- Тәү чиратта прокуратура органнарының хермәтле ветераннарын билгеләп үтәсем килә, алар гомерләренең иң күркәм елларын законга хезмәт итүгә багышлаган. Аларның тормыш батырлыгы алдында баш иябез һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бу Абсатаров Винер Габрәхим улы, Исаев Әхтәм Әхсән улы, Назаров Назиф Наил улы, Факетдинов Рәуф Әсхәт улы, Мехәммәтҗанов Хәмит Хаҗи улы, Йосыпов Илдар Мөгаллим улы, Ибраһимов Рамил Мирвәли улы. Ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек һәм күңел җылысы телим!

Районара прокуратура коллективына үзләренең хезмәт бурычларына намус белән караган өчен, гаделлек һәм әдәплелек, сабырлык һәм чыдамлыклары өчен рәхмәт әйтәм. Барыгызга да Русиягә хезмәттә ары таба да уңышлар телим!



Читайте нас: