Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
13 декабрь 2018, 02:00

ЗАКОНСЫЗ КИСҮЛӘРГӘ КИРТӘ

Яңа ел якынлаша. Һәр өйдә һәм фатирда диярлек төрле уенчыклар белән бизәлгән «урман сылукайлары» урын алачак. Әмма, чыршыны законсыз юл белән юнәткәндә, бәйрәмнең яме китүе ихтимал.

Гамәлдәге канунияткә ярашлы, законсыз киселгән яңа ел чыршылары - яшь чыршылар, ак чыршылар, наратлар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Штраф күләме гражданнар өчен 3-4 мең сум, вазифалы кешеләр өчен 20-40 мең сум тәшкил итә. Шулай ук законсыз киселгән агач һәм аны кисүдә кулланылган кораллар тартып алына. Штрафтан тыш, гаепле кеше урман фондына китергән зыянны каплатырга тиеш. Ике һәм аннан да күбрәк агачны законсыз кискән өчен зыян күләме 5 мең сумнан күбрәк тәшкил итә һәм закон бозучының гамәле РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча карала.

Рөхсәтсез агач кисүләрне булдырмау һәм ачыклау максатында урман хуҗалыгында оператив төркемнәр булдырылган, алар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бергә стационар һәм күчмә постларда, шулай ук юлларда патруль торачак. Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш рай- ңоннары буенча районара мобиль оператив төркем патрульлек итәчәк, ул безнең районда да эшләячәк.

Районда яшәүчеләрне урман кануниятен бозмаска чакырабыз.


Рамил ХӘБИРОВ. дәүләт урман инспекторы
Читайте нас: