Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
31 октябрь 2018, 02:00

РУСИЯГӘ ХЕЗМӘТ ИТӘМ, ЗАКОНГА ХЕЗМӘТ ИТӘМ!

1 ноябрьдә суд приставлары федераль хезмәтенә нигез салынуга 153 ел тула. Бу көнне илебездә әлеге һөнәр вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмен каршы ала.

“Суд приставы көнен билгеләу турында”гы Указга Русия Федерациясе Президенты 2009 елда кул куйды. Дәуләт башлыгының башка указлары белән хезмәтнең геральдик знагы - эмблема һэм байрак булдырылды.

Илнең дәүләт төзелешендә мондый хезмәт һәрчак булган. Аны еш кына игелекле хезмәт, дигәннәр, ягъни кешеләргә өмет, игелек һәм гаделлек китерүче хезмәт. Еллар үтте, тик әлеге дәуләт эшчәнлегенең нигезе узгәрешсез калды - ул Закон һәм Гаделлекнең бөек идеалларына хезмәт иту. Һәм бүген суд приставлары федераль хезмәте Русия Федерациясендә башкарма властьның иң әһәмиятле һәм тәэсирле органнарының берсе булып кала. Аның хезмәткәрләре - “дәуләтчеләр”, бу дәүләт хезмәте системасына караган өчен геәэ түгел, ә иң элек, алар хәл иткән бурычларның асылы буенча. Чөнки балаларны карауга һәм вакытында бирелмәгән хезмәт хакы акчаларын юллауга, бөтен дәрәҗә бюджетны тулыландыруга, сорау алу функцияләрен башкаруга, суд карары буенча балаларны һәм гадел хөкемнән читләшеп йөргән кешеләрне эзләугә акчалар юллау, шулай ук судлар иминлеген тәэмин иту һәм легаль булмаган мигрантларны илдән читкә чыгару - элеккечә, дәүләт һәм гражданнарга кирәк.

Бүген суд приставларының район ара бүлегенә гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре сагында 21 дәуләт гражданнар хезмәткәре тора: аларның 8е - башкаручы суд приставлары, 5 се - судларның билгеләнгән эшчәнлеге тәртибен саклау, берәр дознаватель һәм белгеч - депозит счетын алып бару һ.б. буенча.

Әлеге вакытта башкаручы суд приставлары тарафыннан юлланылган акчалар миллион сумнар белән исәпләнә. Мәсәлән, ведомство хезмәткәрләренең нәтижәле эше аркасында быел бергә тупланган бюджетка 56 миллион сумнан артык акча юллап бирелгән, аннан тыш, алар төрле милек формасындагы предприятиеләр эшчәннәре файдасына 7 миллион сумнан кубрәк, ягулык-энергетика комплексы буенча - 2,3 миллион сум, торак- коммуналь хуҗалык буенча 2,5 миллион сум хезмәт хакы юллап алырга ярдәм итте.

Суд бинасын һәм мировой судьялар участокларын саклауны тәэмин итуче суд при­ставлары суд биналарына рөхсәт ителмәгән 24 предметны алып керергә маташуга чик куйды. Моннан тыш, алар дознание органнарыннан качкан 5 гражданинны тоткарлады, Русия Федерациясе территориясенә законсыз үтеп кергән легаль булмаган 3 мигрантны илдән читкә чыгарды.

Мәҗбүри башкару институты динамикалы үсештә, ел саен законга суд приставлары хезмәте эшчәнлеге белән бәйле әһәмиятле узгәрешләр кертелә. Бу узгәрешләр шактый дәрәжәдә гражданнарның тормышын уңайлаштыруга һәм башкарма производ­ство процедурасын тагын да нәтиҗәлерәк итәргә тиеш.


Альбина ТАЛИПОВА, суд приставларының баш белгеч-эксперты.
Читайте нас: