Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
2 октябрь 2018, 02:00

БИТАРАФЛАР БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ

Шушы көннәрдә нарко­тикларга каршы район комиссиясенең чиратта­гы утырышы булды. Аның эшендә прокуратура, эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе вәкилләре һәм то­рак пунктлар биләмәләре башлыклары катнашты.

Районда наркотиклар буенча хәл торышы һәм агымдагы елның узган чорында наркотик, психотроп матдәләр һәм аларның аналогларының законсыз әйләнеше өлкәсендәге оператив-профилактик чаралар нәтиҗәләре турында җыелучыларга эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль бүлеге группасы оперуполномоченные Илнур Шагиев сөйләде. Сентябрь ахырына район биләмәсендә наркотиклар әйләнеше белән бәйле 36 җинаять теркәлгән, шуларның 22 се - сату факты буенча. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда наркотиклар белән бәйле җинаятьләр санының артуы күзәтелә. Кузгатылган җинаять эшләре буенча 17 кешеҗинаять җаваплылыгына тарттырылган. Тагын да 7 кеше Административ хокук бозулар турындагы Кодекс буенча җәза алган.

Превентив чараларга килгәндә, по­лицейскийлар “Интернет” челтәрендә наркотикларны тарату, аларны про­пагандалау, психоактив матдәләрнең яңа төрләре, тарту катнашмаларын сатып алу ысуллары һ.б. турында 23 сайтны ачыклаган. Әлеге Интернет ресурслары бүгенге көнгә эшләми, алар туктатылган. Шулай ук хокук сакчылары тарафыннан “Наркозаслон”, “Хәбәр ит, үлем белән кайда сәүдә итәләр”, “Русия балалары-2018”, “Мәк” ведомствоара оператив-профилактик операцияләр үткәрелгән. Соңгысы нәтиҗәсендә районда составында наркотик бул­ган үсемлекләрнең кыргый рәвештә үскән 6 урыны ачыкланган. Комиссия утырышында, киндер үскән урыннар ачыкланган авыл хакимиятләре баш­лыклары әлеге үсемлекне бетерү буенча күрелгән чаралар турында отчет тотты. Комиссия рәисе - район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин аларны үз биләмәләренә янә бер тапкыр мо­ниторинг үткәрергә кушты. Шулай ук киләчәктә төзекләндерү средстволары исәбенә киндер үскән урыннарны үсемлекләр шытып чыгуга химикатлар белән эшкәртергә тәкъдим итте.

Дәүләт наркоконтроль оперуполно­моченные әйткәнчә, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, тыелган матдәләрне сатуны ачыклау һәм аларны бе­терү максатында, чит илдән килгән гражданнарның һәм гражданлыгы бул­маган кешеләрнең яшәү урыннарын тикшерү үткәрә. Күптән түгел алар яшерен “закладка” урыны эшләргә маташкан Таҗикстан гражданинын тоткарлаган. Оператив чарлар барышында аңардан гомуми авырлыгы 20.257 грамм бул­ган 56 пакет синтетик наркотик табып алына. Бу аеруча зур күләм булып тора. Накодилер сак астына алынган, җинаять эше кузгатылган.

Хакимиятнең яшьләр эшләре, фи­зик культура, спорт һәм туризмны үстерү буенча бүлеге начальнигы Ил­шат Закирҗанов үз чыгышында, про­филь төркем тарафыннан Интернет челтәрендә наркотиклар сату буенча 16 сайт һәм экстремистик юнәлештәге 18 сайт ачыклануы турында хәбәр итте. Аларның бер өлеше Роскомнадзорга хәбәр итү юлы белән туктатылган, бер өлеше - туктатылу стадиясендә.

Шул ук вакытта, бүлек тарафыннан, белгеч әйтүенчә, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, наркотикларга каршы тәртипне пропагандалау бу­енча эш алып барыла. Балигъ яшьтә булмаганнарның наркотиклар кулла­нучылар сафларына эләгүен кисәтү буенча эшчәнлекнең перспектива­лы юнәлешләренең берсе - яшьләр һәм балалар хәрәкәтләрен үстерү, балаларны һәм үсмерләрне спорт һәм мәдәни чараларга, конкурслар­га, флэшмобларга һ.б. җәлеп итү. Шулай ук балигъ булмаганнар белән социаль-психологик тренинглар һәм лекцияләр үткәрү. Үсмерләр клубла­рында 5 лекция һәм 7 тренинг үткән, тагы да 4 лекция күппрофильле кол­леджда оештырылган.

“Хокук саклау органнарының бер­ничә хезмәткәре генә бу начарлыкны бетерә алмый. Безгә барыбызга да максатка ярашлы эш алып барыр­га кирәк, наркотик средстволар һәм аларның медицинадан тыш кулла­нылуына каршы көрәштә битараф­лар булырга тиеш түгел. Бәла теләсә кайсы моментта барыбызга да ка­гылуы ихтимал”, - диде ахырда ко­миссия секретаре - мәдәният ида­рәсе начальнигы урынбасары Ирина Мәсәлимова.



Читайте нас: