Юлдаш
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
21 сентябрь 2018, 02:00

«МӘК» ОПЕРАЦИЯСЕ

17 - 26 сентябрьдә районда, мәк, киндер үсемлекләренең законсыз чәчүлекләрен ачыклау,кисәтү, бетерү һәм алар үскән урыннарны юк итү максатында, ведом- ство ара оператив-кисәтү операциясенең чираттагы этабы уза.

Хөрмәтле гражданнар! Аны үткәрү чикләрендә составынданаркотик матдә булган кыргый үсемлекләрне ачыклау­да һәм бетерүдә актив катнашырга чакырабыз.

Хәтерегезгә төшерәбез: РФ Җинаять Кодексының 231 статьясына ярашлы, составында наркотик һәм психотроп матдәләр булган үсемлекләр үстергән өчен өч йөз мең сумга кадәр штраф яки холык төзәтү эшләре яисә иректән мәхрүм итү (ике елдан, сигез елга кадәр срокка) каралган.

Җинаять Кодексының янә ике 228 һәм 228.1 статьялары, составында наркотик һәм психотроп матдәләр бул­ган үсемлекләрне законсыз рәвештә юнәткән, саклаган, күчереп йөрткән, саткан яки җибәргән өчен төрле срок­ларда иректән мәхрүм итү сыйфа­тында (өч елдан башлап) җинаять җаваплылыгы билгели.

Әгәр вәкаләтле органның рәсми күрсәтмәсен алганнан соң җир биләүче яисә җирдән файдаланучы тарафын­нан аның участогында үзлегеннән үскән, составында наркотик матдә булган үсемлекләрне юк итү буенча чаралар вакытында күрелмәсә, 1500-2000 сум административ штраф са­лынырга мөмкин. Юридик берәмлекләр өчен штраф күләме 30 - 40 мең сум тәшкил итә.

Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә, аларны таратуга һәм наркопритоннарга кагылышлы фактлар турында мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгы район бүлегенең де­жур частена 2-10-02 телефоны аша (тәүлек әйләнәсенә) хәбәр итәргә мөмкин.
Читайте нас: