Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
14 сентябрь 2018, 02:00

ХӘМЕР ҺӘМ... АЛИМЕНТ ТҮЛӘМӘҮЧЕЛӘР

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район ведом- ствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Еш кына күзәтелүенчә, хәмер аның әйдәүче темасына әве­релде. Ә шәһәрдә һәм районда яшәүче төрле яшь төркемендә­ге кешеләр анда катнашучылар булды.

Аяз август көнендә яшүсмер балалар шәһәрдәге кибетләрнең берсеннән түбән сыйфатлы «Blazer» алкоголь эчемлеге са­тып ала. Бу үсмерләрнең бер­сенең әти-әнисенең аерылышуы әлеге «сыйны» тәмләп утырыр­га сәбәп була. Дуслар иптәшен шул рәвешле «якларга» карар итә. Нәтиҗәдә аларның икесенең хәле начарлана. Аллага шөкер, зур суммадагы штрафлар һәм исәпкә куюдан тыш, барысы да яхшы тәмамлана.

Участок шәфкать туташы шә­һәрдәге адрес буенча бер айлык баласы булган ана янына бар­ганда йорт хуҗабикәсен - исе­рек хәлдә, ә торакның үзен җыештырылмаган килеш күрер­мен дип башына да китермәгән­дер, мөгаен. Икенче гаилә ни­загының сәбәбе, аңардан соң башка хатын-кыз - ике бала әнисе үзенең сабыйларын әтиләренә калдырып Себергә киткән, шулай ук спиртлы эчемлекләр куллану булган.

Комиссиядә шулай ук ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәх­рүм калган балаларны карауга алиментлар түләтү буенча эш ту­рында мәгълүмат бирелде, аның белән район хакимиятенең опека һәм попечительлек мәсьәләләре буенча баш белгече Алсу Тимашева таныштырды.

Район хакимиятенең опека һәм попечительлек органында исәптә торган 140 бала алимент­лар алырга хокуклы. Чынында исә 13 ата-анадан алиментлар түлә- телә. Балалары башка гаиләләр­дә тәрбияләнгән 4 әти-әни али­ментлар түләүдән усал читләш­кән өчен җинаять җаваплылы- гына тарттырылды, балалар йор­тында тәрбияләнүчеләрнең әти- әниләренә карата узган ел 2 җи­наять эше кузгатылды.

Алсу Рәис кызы әйтүенчә, алиментлар түләтүнең түбән дә­рәҗәдә булуы ата-ана хокукын­нан мәхрүм ителгән әти-әниләрнең төп контингентының аннан мәхрүм ителүе нәкъ үзләренең турыдан-туры һәм үз балаларын тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәве, эшкә урнаш­маган булуы белән аңлатыла, ә ата-ана хокукыннан мәхрүм ител­гәннән соң әлеге контингентның таркала баруының артуы дәвам итә һәм алимент түләү өчен мо­тивация бөтенләй югала.




Читайте нас: