Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
31 август 2018, 02:00

ХӘВЕФ-ХӘТӘРСЕЗ ҮТСЕН ӨЧЕН

Сентябрьнең беренче декадасында көтелгән ике төп вакыйга - мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елы башлану һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтайга сайлаулар - алдыннан районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара комиссиянең берлектәге утырышы булды.

Аның көн тәртибенә алты мәсьәлә чыгарылды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары һәм мәгариф объектларын террорчылыкка каршы сакланышын гомумән һәм Белем көнендә тантаналы чаралар үткәргәндә көчәйтү турында район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов сөйләде. Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү, шул исәптән, террорчылык хәвефсезлеге күзлегеннән, нәтиҗәләрен җыелучыларга мәгариф идарәсе начальнигы Илнур Әхмәдиев җиткерде.

Алда торган масштаблы, күп кешеләр катнашлыгындагы чаралар хәвеф-хәтәрсез, тыныч шартларда үтсен өчен, полиция һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре тиешле эшләр башкарган инде. Алар тарафыннан башкарылган чаралар турында янгын сүндерү часте начальнигы Руслан Мусин һәм полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Венер Хөснетдинов отчет бирде. Хокук сакчылары барлык кызыксынучы структуралар белән берлектә белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы хәвефсезлек әзерлеге буенча комиссия тикшерүләре үткәрде. Шулай ук экстремистик юнәлештәге хокук бозулар һәм җинаятьләрне кисәтүгә, террорчылык актлары кылырга ниятләгән кешеләрне (шул исәптән, каникул вакытында мәктәпләрдә эшкә җәлеп ителгән ремонт-төзелеш бри­гадалары эшчәннәре арасында) ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары ком­плексы гамәлгә ашырылган. Кичектергесез чаралар хезмәте мәгариф учреждениеләренә якын урыннарда калдырылган яки туктатыл­ган, деструктур көчләр тарафыннан кырын гамәлләр кылуга файдалану ихтималы ту­дырган автотранспорт чараларын ачыклау белән шөгыльләнде.

1 сентябрьдә җәмәгать тәртибен сак­лауда эчке эшләр органнарының 35 хезмәткәре эшләячәк. Алар мәктәпләрдә хәвефсезлекне тәэмин итүче шәхси каравыл предприятиеләре хезмәткәрләре белән бергә тәртип сагында торачак.

Комиссия әгъзалары һәм утырыш эшендә катнашкан авыл биләмәләре башлыклары шулай ук сайлауларга әзерлек һәм шул көнне сайлау участокларында (алар үз эшләрен 29 августта башлады) җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә әзерлек турында да җентекле сөйләште.

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Резеда ӘХМӘТНУРОВА


Читайте нас: