Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
13 июль 2018, 02:00

ЧИТ ТЛГӘ - БУРЫЧЛАРСЫЗ

Җәй - отпусклар чоры. Әмма гражданнарның бюджет алдындагы бу­рычлары Русия Федера­циясе биләмәләреннән читкә чыгуның чикләнүенә китерергә һәм көтеп алын­ган ялны бозарга мөмкин. Күңелсез хәлләр килеп чыгуга юл куймас өчен Баш- кортстан Республикасының салым органнары мәҗбүри түләүләр буенча бурыч­ларны вакытында түләп бетерергә тәкъдим итә. Моннан тыш, салым түләүчегә яки аның ту­ганнарына карата башка­ру производствосының гамәлдә булмавына да ина­нырга кирәк.

Шуңа ачыклык кертик, ил биләмәләреннән читкә чыгуны ва­кытлыча чикләү турындагы карарны салым органнары үтенече буенча суд приставлары хезмәте чыгара, ул ары таба чик буе контроле карамагына юллана. Гражданинның салымнар һәм җыемнар буенча түләнмәгән бурычлары очрагы ачыкланса, аны авиарейска кертмәячәкләр.

Шул вакытта турыдан-туры аэро­портта, билгеләнгән илгә очар алдын­нан, чит илгә чыгуга тыюны гамәлдән чыгару мөмкин түгел. Эш шунда,чикләүне алу процедурасы үзе бик күп вакыт таләп итә: салымнарны, җыемнарны, пеняны һәм админи­стратив түләүләрне кертеп, бурычның суммасын түләргә, шулай ук дәүләт пошлинасын кертергә кирәк. Тик шуннан соң гына башкару произ­водствосы туктатылачак.

Отпуск бозылмасын дисәң, салым­нар һәм җыемнар буенча бурычны вакытында түләү мөһим. Моның өчен салым инспекциясенә килү мәҗбүри түгел. Бурычның булуын (яки аның булмавын) түбәндәге ысул белән: Русия федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган «Физик берәмлекләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» («Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц») интернет-сервисы аша; «Са­лымнарны түлә» («Заплати нало­ги») онлайн-сервисы ярдәмендә; www.aosusluai.ru дәүләт хезмәтләре сайты ярдәмендә; Күпфункцияле үзәкнең (МФЦ) теләсә кайсы филиа­лына (бүлекчәсенә) мөрәҗәгать итеп белергә була.

Шулай ук бурычның булу-булмавы турында исәпкә куелу урыны буенча салым органында яисә (347) 226-38­00 кайнар элемтә телефоны буенча белергә мөмкин. Ә аны гражданнар түләү терминаллары, банклар һәм «Русия почтасы» бүлекчәләре аша түли ала.










Читайте нас: