Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аерым кешеләр карамагындагы малларның югалу очраклары район эчке эшләр бүлегендә борчылу тудыра.
Урлауларның төп сәбәпләре - хуҗалык җитәкчеләренең малларны асрау урыннарында һәм көтүлекләрдә каравылны тиешле дәрәҗәдә оештырмавы. Шулай ук шәхси хуҗалыклардагы малларны яланнарда караусыз калдыру да шундый җинаятьләргә китерә. Кагыйдә буларак, урлашулар төнге вакытта башкарыла. Язгы-җәйге чор җитеп, малларны ирекле йөртүгә чыгаргач, аларның саны арта.
Күпчелек очракта терлекләрне ныгытылмаган, ышанычлы физик саклау һәм каравыл этләре булмаган асрау урыннарыннан урлыйлар.
Каравыл өчен билгеләнгән кешеләр еш кына үз бурычларына салкын карый, эш урыннарында спиртлы эчемлекләр куллана, йоклый, яисә бөтенләй аннан китә. Нигездә, барлык урыннарда да диярлек, фермаларда территорияләр әйләндереп алынмаган һәм алар яктыртылмый.
Малларны урлауларны булдырмас өчен һәм алар үзләре чыгып китүгә юл куймау максатында даими каравыл булдыру мөһим. Әгәр терлекне урласалар яки ул югалса, тиз арада полиция бүлегенең дежур частена хәбәр итү зарур.
Хуҗалык җитәкчеләренә, фермерларга һәм аерым кешеләргә шуны хәбәр итәбез: Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 7.3 статьясына ярашлы, авыл хуҗалыгы малларын көтү һәм йөртүнең Баш- кортстан Республикасы, муниципаль власть органнары норматив хокукый актлары белән билгеләнгән тәртибен бозган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Гражданнарга 300-500 сум, вазифалы кешеләргә 2000-3000 сум, юридик берәмлекләргә 5000-10000 сум.
Әлеге административ хокук бозу кабатланган очракта штраф күләме арта: гражданнар 500-1000 сум, вазифалы кешеләр - 3000-4000 сум, юридик берәмлекләр - 8000-12000 сум түләячәк.
Мәкаләне Р. ӘХМӘТНУРОВА әзерләде.