Юлдаш
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
18 Май 2018, 02:00

НАРКОТИКЛАР ӨЧЕН - РЕАЛЬ СРОК

Район суды урында яшәүче 49 яшьлек Марс Мөхәммәтҗановка хөкем чы­гарды. Ул РФ Җинаять кодексының 228 нче статьясы 1 нче өлеше белән каралган җинаять (законсыз рәвештә наркотиклар сату) кылуда гаепле дип табылды.

Судта ачыклануынча, үткән елның июнендә һәм июлендә гаепләнүче ике тапкыр үзенең танышы­на синтетик наркотикның бер тапкыр кулланыла торган дозасын саткан, ул аңа 2 мең сум акча түләгән. Акча алганнан соң ир кеше хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан җинаять өстендә тоткарлана. Сатып алучы хатын-кыз ты­елган матдәләрне үз ирке белән аларга тапшыра.

Хөкемгә тартылучы үзенең җинаять кылудагы гаебен тулысынча таныды. Суд аны каты режим­дагы холык төзәтү колониясендә 4 ел да 6 айга иркеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Хөкем ителүче үзенә бирелгән җәзаны чиктән тыш каты дип исәпләгән һәм апелляцион тәртиптә шикаять биргән. Республика Югары суды шикаять дәлилләрен кире какты һәм район суды карарын көчендә калдырды.


Д.ШИРИЯЗДАНОВ, прокурор ярдәмчесе.





Читайте нас: