Юлдаш
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
2 апрель 2018, 02:00

ПЫЧАК - ХӘВЕФЛЕ

19-25 мартта район эчке эшләр бүлегенең дежур ча­стенда төрле кырын гамәлләр турында 153 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 15 е- криминаль характерда.
Шәһәрнең Уральская урамында яшәүчегә, кулына кухня пычагы алып, хатынына үтерү белән янаган өчен Җинаять кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк.
  • Бәйгелде авылында яшәүче хатын-кыз полициягә язган гари­засында үзенә үч алу белән янаган иренҗавап катартуны сораган. Низаг вакытында ирнең кулында шулай ук кухня пычагы булган.
  • Семилетка авылыннан беркайда эшләмәүче берәүне полицейскийлар автомобиль руле артында исерек хәлдә тоткарлаган. Өстәвенә, ул исе­рек килеш машина йөрткән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде. Хәзер аның законга каршы гамәле Җинаять кодексына эләгә.
  • Н.Нәҗми урамында Иске Баеш авылында яшәүче берәүгә кулына пычак алып, үтерү белән янаучы район үзәгендә яшәүче 1975 елгы кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
  • Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз азык- төлек һәм спиртлы эчемлекләр сатып алу өчен үзенең “Сбербанк” ачык ак­ционерлар җәмгыяте пластик картасын танышына биргән. Ир кеше, форсаттан файдаланып, хатынның счетыннан 30 мең сумнан күбрәк акчасын алган. Бу хакта полициягә гаризаны банк кар­тасы хуҗасы язган.
  • Законсыз рәвештә наркотик матдәләр саклаган өчен шәһәрдә яшәүче ике кешегә Җинаять кодексы буенча җавап бирергә туры киләчәк.
  • Район үзәгендә яшәүче, үзенең Зәйлалов урамындагы йортларның берсендә урнашкан фатирының ишегенә күршесенең исерек дусты шакуы, соңыннан аның торакка үтеп керүе, обойга буяу сибүе, пневма­тик пистолетын тартып алып чыгып китүе турында полициягә гариза яз­ган. Тәртипсезлекләрдө Дүртөйледә яшәүче 1993 елгы берәүгә шиктотыла.
  • Әңгәсәк авылында яшәүче берәү үзенең “ВАЗ-2101” маркалы автомо­билен урлап алып китүләре турында хокук саклау органнарына хәбәр иткән.
  • Патруль-пост хезмәте хезмәткәрлөре шәһәрдә яшәүче 1970 елгы кешене тоткарлаган. Аңардан нарко­тик булуга шик тотылган ак төстәге матдә салынган полимер төргәк табып алынган.
  • Полиция документларында бу атнада криминаль булмаган 12 үлем очрагы теркәлгән.
  • Административ хокук бозулар турында хокук сакчыл ары тарафыннан 439 протокол төзелгән.
  • Җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен 53 кешегә, шундый урыннарда спиртлы эчемлекләр эчкән өчен-2, әти-өни бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен 5 кешегә штраф са­лынган.
  • Эчкән килеш руль артына утырган 5 водитель, медицина тикшерүеннән баш тарткан - 1, ОСАГО страховка полисы булмаган -■ 22, балаларны йөртү җайланмасы булмаган өчен 9 водитель штраф түләячәк. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу­чылар исәбендә ике җәяүле дә бар. Гомумән алганда, полицейскийлар барлыгы 224800 сумлык штрафлар салган.


    Район эчке эшләр бүлеге





    Читайте нас: