Юлдаш
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
29 март 2018, 02:00

ЯЛГАН ШӘХЕСЛӘРГӘ ФИРМАЛАР


12-20 мартта район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 163 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 22 се - криминаль характерда.

✓ "Дүртөйле - Груздевка” автомобиль юлын­да юл-патруль хезмәте инспекторлары “Лада Ларгус” автомашинасына идарә итүче исерек водительне туктаткан. ЮХХДИ мәгълүмат си­стемасы базасы буенча тикшерү күрсәтүенчә, һәвәскәр водитель шундый хокук тәртибен бозган өчен административ җәза алган, ягъ­ни водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә.

✓ Үзара низаг вакытында бергә яшәгән хатынына пычак белән кадаган Искуш авы­лында яшәүчегә карата җинаять эше кузга­тылган. Төн җәрәхәтләре алган зыян күрүче дәваханәгә китерелгән. Ирнең гамәлләре явыз нияттә сәламәтлеккә авыр зыян китерү буларак квалификацияләнә.

✓ Район үзәгенең Н.Нәҗми урамындагы йортларның берсендә кунакта булганда Яңа Кәңгеш авылында яшәүченең 9 мең сумлык мобиль телефоны нурлаганнар. Карак Аргамак авылында яшәүче кеше булып чыккан.

✓ Семилетка авылында яшәүче берәү полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге авылдагы йортларның берсендә кунакта булганда аның кесәсеннән 5700 сум акчасын урлаганнар. Акчаны фатир хуҗасы “чәлдергән” .

✓ Семилетка авылында яшәүче берәү интернет-мошенниклардан зыян күргән. Сайтларның берсендә ул мобиль телефонга заказ биргән һәм аның өчен түләгән. Ә почтада посылканы алгач, көткән гаджет урынына агымдагы елга ике календарь гына күрә.

✓ Интернет-мошенниклар Дүртөйледә яшәүче хатын-кызның “Сбербанк” ААҖ пла­стик картасыннан, счетыннан өлешләп, 8 мең сумга якын акчасын урлаган. Зыян күрүченең телефонына абонент номерына бәйле “Мобиль банк” хезмәте тоташтырылган булган. Ханым банк картасын, үзе әйтүенчә, беркемгә дә бирмәгән, кодларны үзе генә белгән, Интернет аша заказлар эшләмәгән.

✓ Йолдыз авылында яшәүче берәү полициягә язган гаризасында, Дүртөйле шәһәрендә За­рипов урамындагы 5 санлы йортта урнашкан фатирда кунакта булганда банк картасын ур­лаулары, соңыннан аннан 9500 сум акчасын алулары турында хәбәр иткән.

✓ Шәһәрдә яшәүче, 1994 елгы берәүнең гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының 228 нче статьясында - “Наркотик матдәләрне законсыз сату” - каралган җинаять билгеләре бар.

✓ Иванай авылында яшәүче, законны бозып, “Милавер” юридик берәмлеге булдыруга үз документларын тапшырып, акча эшләргә ка­рар иткән хатын-кызга закон алдында җавап тотарга туры киләчәк.

Документлары буенча “Вирго” җәмгыяте оештырган Семилетка авылында яшәүче хатын- кызның гамәлләре дә Җинаять кодексының шул ук (’’Законсыз рәвештә юридик берәмлек булдыру”) статьяга эләгә.

✓ Полицейскийлар шундый юл белән акча эшләргә теләүче янә бер кешене ачыклаган-ул шәһәрдә яшәүче. Аның документларына “Строй-комфорт”җәмгыяте рәсмиләштерелгән.

✓ Әлеге ялган кешеләр аша берничә фирма булдыруга Иске Солтанбәкавылы кешесе (әлеге вакытта Уфада яши) булышлык иткән. Аңа да үз гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

✓ Аюкаш авылында яшәүче берәү кулына уклау алып, хатынына янаган. Бу хакта полициягә хатыны хәбәр иткән.

✓ Иске Кәңгеш авыл ында яшәүче хатын-кыз, аның рөхсәтеннән башка 3000 сум акчасын тартып алган улы өстеннән хокук саклау ор­ганнарына гариза язган.

✓ Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган 11 үлем очрагы теркәлгән.

✓ Административ хокук бозулар турында хокук сакчылары, шул исәптән ЮХХДИ инспек­торлары тарафыннан 397 протокол төзелгән.

✓ Җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен 117 кеше, шундый урыннарда спиртлы эчемлекләр эчкән өчен - 1, этил спирты сату кагыйдәләрен бозган өчен - 1, җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен-2, өти-әни бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен 12 кеше штраф түләячәк.

✓ Эчкән килеш транспортка идарә иткән 3 водитель, медицина тикшерүеннән баш тарткан - 1, хәвефсезлек каешларын эләктермәгән - 27, водитель таныклыгы булмаган - 1, ОСАГО страховка полисы булмаган - 9, балаларны йөртү җайланмасы булмаган 3 водительурын- дагы бюджетны төрле суммаларда баетачак. Гомумән алганда, закон бозучылар урындагы бюджетка 296 200 сум акча күчерәчәк.



Эчке эшләр бүлеге

Читайте нас: