Юлдаш
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
22 гыйнвар 2018, 02:00

ӘДӘПСЕЗ «КАВАЛЕРЛАР»

8-14 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенең де­жур частенда төрле кырын гамәлләр турында 144 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның берсе - крими­наль характерда.

Хатынының сәламәтлегенә явыз нияттә зыян китергән өчен Миядек авылында яшәүче берәү җинаять җаваплыгына тартылган. Ул исерек хәлдә аны таяк белән тукмаган.

✓ Караклар бокс тәрәзәсен ватып, Тәкәрлек авылында урнаш кан гаражга үтеп кергән, аннан сварка аппараты, электр болгаркасы,су насосы, бензин белән эшләүче су помпасы, бензо- пычкы,электролобзикурлаганнар. Бу хактагы гаризаны полициягә шәһәрдә яшәүче язган.

✓ Семилетка авылы урамында бил­гесез кешеләр шул авылда яшәүче хатын-кызны тукмаган. Ханым исерек булган. Баш мие селкенү һәм башка төн җәрәхәтләре алган зыян күрүче район дәваханәсенө медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

✓ Эчкечелек нигезендә янә бер сугышу район үзәгенең Наҗар Нәҗми урамында булган. Вакыйга урынына барган оператив-тикшерү төркеме ачыклаганча, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң ир-егет кухня пычагы белән шешәдәше - ха- тын-кызга кадаган.

✓ Хезмәтен үтәү барышында власть вәкилен кимсетү факты буенча шә­һәрдә яшәүче 1984 елгы кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Ул үзен исерек хәлдә полиция бүлегенә китергән полицейскийлар адресына начар сүзләр әйткән.

✓ Бәйрәм көннәрендәисерекхәлдә полиция бүлегенә китерелгән Октябрь­ский шәһәрендә яшәүче 1987 елгы кеше дә РФ Җинаять кодексының шул ук статьясы буенча җавап тотачак.

✓ Кулына балта алып, иренә үч алу белән янаган Бөйгелде авылында яшәүче хатынга карата хокук тәртибе сакчылары тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

✓ Иске Баеш авылында яшәүче хатын-кыз Саклык банкы пластик кар­тасыннан 3000 сум акчасын билгесез кеше урлавы турында полицейский­ларга хәбәр иткән.

✓ Дүртөйле шәһәрендә яшәүче полициягә язган гаризасында Яңавыл районы кешесен җавапка тартуны сораган. Ул аңа саткан «Форд Хуга» маркалы автомобильнең двигателе алыштырылган булган.

✓ Район үзәгенең Шәйморатов ура­мында юл-патруль хезмәте инспек­торлары тарафыннан Югары Яркәй авылында яшәүче исерек водитель идарә иткән ВАЗ-2106автомашинасы туктатыла. Тикшерүдән күренүенчә, һәвәскәр автомобиль йөртүче законны шундый уктөртиптә бозуы өчен води­тель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде.

✓ Алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне күптапкырлар за­консыз рәвештә ваклап саткан Мөскәү а в ы л ы н да я ш ө үч е хаты н - кы з га җи н а ять җаваплылыгы яный. Моңа кадәр коеп сатылаторган аракы белән сәүдә иткән өчен аңа карата бирелгән администра­тив җәза тиешле сабак бирмәгән - ул закон бозуын туктатмаган,

✓ Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз сул кулбашы кисүдән яраланган хәлдә район үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Аңа Наҗар Нәҗмиурамындагы йортларның берсендә бергә булган ир кеше пычак белән кадаган.

✓ Бу атнада районда өч янгын теркәлгән. 11 гыйнварда Дүртөйле- Борай юлында автомашина янган. 14 гыйнварда мичнең артык кызуыннан Әсән авылында мунча янып беткән. Шул ук көнне район үзәгенең Еникеев урамында янган мунчада уттан чарлак бинасына зыян килгән. Янгыннарда зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.

✓ Җиде көндә полиция документ­ларында криминал булмаган сәбәп­ләрдән биш үлем очрагы теркәлгән.

✓ Юл хәрәкәте хөвефсезлеге ин­спекторлары административ хокук бозулар турында 245 протокол төзегән. 4 водитель транспортка эчкән ки­леш идарә иткән өчен, медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен - 1, хәвефсезлек каешларын эләктермәгән өчен - 10, водитель таныклыгыннан башка идарә иткән өчен - 3, ОСАГО страховка полисы булмаган өчен 22 водитель җавапка тартылган. Гомумән алганда, хокук тәртибен бозучылар урындагы бюджетка 144 600 сум акча күчерәчәк.


Район эчке эшләр бүлеге.




Читайте нас: