Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
12 гыйнвар 2018, 02:00

ЗАКОНГА ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ

1722 елның 12 гыйнварында Петр I нең Хакимлек итүче Сенатка бирелгән Указына ярашлы, Русия прокуратурасы булдырыла - “Сенатта Генерал-прокурор һәм Обер-прокурор, шулай ук һәр Коллегиядә берәр прокурор була, алар Генерал-прокурорга рапорт бирә”, диелә әлеге документта. Прокуратура булдырганда Петр I тарафыннан аның алдына“ эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, гадел булмаган хөкемнән, ришвәтчелектән һәм законсызлыктан барлыкка килгән явызлыкны юк итәргә яки йомшартырга” дигән бурыч куела.

Дүртөйле районара прокуратура район биләмәсендә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга үз өлешен кертә, аның эше законга, РФ Генераль прокуратурасы һәм Башкортстан Республикасы прокуратурасы приказлары һәм күрсәтмәләренә ярашлы алып барыла.

Федераль законнарның үтәлешен күзәтү алып бару нәтиҗәләре буенча прокуратура тарафыннан үткән елда закон бозуның 1361 очрагы ачыкланды. Атап әйткәндә, тикшерүләр барышында без 204 хокукый актның закон таләпләренә туры килмәвен ачыкладык, шул уңайдан күрсәтелгән хокукый актларга протест бирелде. Тикшерүләр барышында ачыкланган федераль закон бозулар буенча предприятиеләр, муниципаль органнар җитәкчеләре адресына закон бозуны бетерү турындагы 269 күрсәтмә кертелде, дисциплинар җаваплылыкка 311 вазифалы кеше тартылды. Аннан тыш, тикшерүләр нәтиҗәләре буенча прокуратуратарафыннан 134вазифалы кешегә административ эшләр кузгатылды.

Районара прокуратура хезмәткәрләре үткән елда район суды һәм мировой судья­лар тарафыннан 384 җинаять эше һәм 200 гражданлык эшләрен карауда катнашты, билгеләнгән срокларда гражданнарның 1080 шикаяте каралды, 618 җинаять эше һәм 2500 дән артык тикшерүгә кадәрге материал өйрәнелде.

Әлеге гаять зур эшкә бердәм коллективның эше белән ирешелде. Районара прокуратура 7 оператив хезмәткәр һәм өлкән белгечтән тора. Бу тәҗрибәле һәм квалификацияле прокурор ярдәмчеләре Илнур Насретдинов һәм Рәлиф Мәсәлимов, прокурорның өлкән ярдәмчеләре Алмаз Хәбиров һәм Илшат Әминев, яшь ярдәмчеләр Денис Шириязда-нов һәм Роза Баязитова, өлкән белгеч Лиана Кадыйрова, водитель Рим Хәкимов. Алар үз вазифаларын үтәүгә искиткеч намуслы карый.

Бу көндә прокуратура органнарының хөрмәтле ветераннарын билгеләп үтәргә кирәк. Алар гомерләрен законга хезмәт итүгә багышлаган. Ветераннарыбызныңтормыш ба­тырлыгы , яшь буынны тәрбияләүләре алдында баш иябез һәм рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар Винер Габдрахимулы Абсатаров, Әхтәм Әхсән улы Исаев, Назиф Наил улы Назаров, Рәүф Әсхәт улы Факитдинов, Хәмит Хаҗи улы Мөхәмәтҗанов, Илдар Мөгаллим улы Йосыпов, Рамил Мирвәли улы Ибраһимов.

Бу көндә шулай ук, арабыздан иртә киткән, күп еллар дәвамында прокуратура органна­рында намуслы хезмәт салган Данегозель Ильмуратовна Нуртдинованы һәм Мөдәрис Мидхәт улы Шәмсетдиновны да искә алырга кирәк. Аларның якты образы безнең күңелләрдә һәрчак сакланыр.

Яңа туган 2018 елда районара прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан эшчәнлекнең уңай күрсәткечләргә ирешелгән юнәлешләре буенча нәтиҗәлелекне киметмичә, федераль законнарны үтәү өлкәсендә эшне активлаш­тыру планлаштырыла.

һөнәри бәйрәмуңаеннанхөрмәтле ветеран­нарыбызны, шулайукхезмәткәрләрне Русия Федерациясе прокуратура хезмәткәре көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм Русиягә хезмәт итүдә уңышлар телим.

Д.ШАКИРОВ, районара прокурор, юстициянең өлкән киңәшчесе



Читайте нас: