Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
12 гыйнвар 2018, 02:00

АКЧАЛАР ОНЛАЙН «ОЧКАН»

1 -7 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 114 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 7 се - криминаль ха­рактерда.

✓ Әңгәсәк авылында яшәүчегә карата “үтерү белән янау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Ул кулына балта алып, хатынына үч алу белән янаган,

✓ 6 гыйнвар иртәсендә юл-патруль хез­мәте инспекторлары шәһәрнең Революци­онная урамында район үзәгендә яшәүче исерек водитель идарә иткән “Дэу Нексия” маркалыавтомашинатуктата. ЮХХДИбүлеге ФИАСбазасы буенчатикшерү күрсәтүенчә, ул эчкән килеш машина йөрткән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде.

✓ Яңа ел төнендә Дүртөйле-Груздевка автомобиль юлында шундый ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы туктатыла. Исерек килеш кабаттан руль артына утырган во­дитель - шәһәрдә яшәүче кеше.

✓ Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәһәрнең 8 нче микрорайонында урлашулар сериясе булган. Угрылар берничә гаражда, төзелеп килүче йортларда булган һәм инструментлар урлаган. Фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган.

✓ Чарлак авылында яшәүче берәү чо­ланыннан “Карьер” бензопычкысы югалу турында полицейскийларга хәбәр иткән. Каракзыян күрүченеңавылдашы булып чыга.

✓ Түбән Аташ авылында яшәүче берәүнең кулбашына пычак белән кадаган Семилетка авылы кешесенә Җинаять кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк.

✓ Иске Солтанбәкавылында яшәүче берәү полициягә язган гаризасында үзен кияве (Уфа шәһәрендә яшәүче) тукмавы турында хәбәр иткән.

✓ Шәһәрдә яшәүче берәү исерек хәлдә район үзәк дәваханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, аны яңа ел төнендә билгесез кешеләр тукмаган.

✓ Шәһәрдә яшәүченең Саклык банкы пластик картасыннан 3800 сум акчасы юкка чыккан. Мошенниклар акчаны башка төбәктә теркәлгән ниндидер абонент номерына 200 әр сум күчерү юлы белән алган.

✓ Эчкән хәлдә эчке эшләр бүлегенә китерелгән шәһәрдә яшәүче берәүгә власть вәкилен кимсеткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. Җәмәгать урынында исерек килеш йөрүе турында административ протокол төзегән вакытта ул шаһитлар каршында по­лиция вәкилен начар сүзләр белән кимсеткән.

✓ Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган төрле сәбәпләр белән ун үлем очрагы теркәлгән. Дөнья куючыларның берсе спиртлы эчемлекләр белән мавыккан булган.

✓ Административ хокук бозулар турын­да хокук сакчылары 220 протокол төзегән. Эчкән килеш руль артына утырган өчен - 10 водительгә, ОСАГО страховка полисы бул­маган өчен - 18, медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан өчен - 3, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 9 водительгә штрафсалынган, Юлхәрәкәте кагыйдәләрен бозган 14җәяүлегә дә казнага билгеле сумма түләргә туры киләчәк.

Район эчке эшләр бүлеге.


Читайте нас: