Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
11 гыйнвар 2018, 02:00

КАРТА БУШ БУЛГАН

18- 24 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенең де­жур частенда төрле кырын гамәлләр турында 125 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 9 - криминаль характерда.

✓ Район үзәгенең Совет ура­мында төнге вакытта юл-патруль хезмәте инспекторлары руль ар­тында исерек водитель утырган ВАЗ-2114 маркалы автомашинаны ту ктата .Ачыклануынча,улшундыйук хокуктәртибе бозган өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган, хәзер аңа Җинаять кодексы буенча закон алдында җавап тотарга туры киләчәк.

✓ Дүртөйледә яшәүченең Сак­лык банкы пластик картасыннан 65 000 сумнан артык акчасы серле рәвештә юкка чыккан. Бу исә гад- жетка шикле кушымталар кертү һәм шундый ук сайтларда булу нәтиҗәсендә булган.

✓ Шәһәрдә яшәүче икенче берәүнең 1 - Май урамында урнаш­кан фатирыннан “Леново” маркалы телефонынурлаганнар. Караканың үзенә кунакка килгән танышы бу­лып чыккан.

✓ Ноябрьаенда район үзәгенең Садовая урамында берхатын-кыз- ны талаганнар. Аның фотоаппарат һәм косметика салынган сумкасын тартып алганнар. Уголовный розыск хезмәткәрләренең оста эш итүе нәтиҗәсендә, әлеге җинаятьне кы­лучы кеше ачыкланды. Факт буенча җинаять эше кузгатылды. Карак - шәһәрдә яшәүче 17 яшьлек егет.

✓ Семилетка авылында яшәүче ханым мошенникларныңчираттагы корбанына әверелә. Ул Интернет- сайтпарның берсендә үзенең фати­рын сатуы турында игълан урнаш­тыра. Шул ук көнне аңа бер хатын- кыз шалтырата һәм Нефтекамадан булуы, әлеге куйган милекне сатып алырга теләвен хәбәр итә, хәтта милек бөясе турында сатулаша да. Сөйләшеп, хакын килешәләр, “са­тып алучы”, янәсе,ханым фатирын башка кешегә сатып җибәрмәсен өчен, 50 мең сум аванс җибәрергә ышандыра һәм банк картасының номерын сорап ала. Үзе гыйнвар аенда килергә сүз бирә. Шалты­ратучы, элемтәнең начар булуына сылтанып, телефонны куймавын үтенә. Аннары ул әңгәмәдәшенең телефонын сүндермичә генә бан­комат янына барырга куша һәм ни өчендер банк картасында булган барлык акчасын алуын сорый. Анда 65 мең сум була. Шуннан соң, Се- милеткада яшәүченең телефоны “утыру” сәбәпле, сөйләшү өзелә. Телефон эшли башлагач, “сатып алучы ” аңа янә шалтырата, тик инде икенче номердан. Аңа терминал янына барырга һәм әйткән абонент номерына20меңсум акчасалырга куша. Шул ук вакытта терминалда нәрсәләр эшләргә кирәклеген теле­фон аша әйтеп тора. Соңыннан бу акчалар аңа теге 50 мең сум аванс белән бергә кире әйләнеп кайта­чагын сәер генә аңлата. Калган 45 мең сумны хатын-кыз күрсәтмәсе буенча сатучы янә үзенең картасына сала, аннан тегесенең кушканча ниндидер абонент номерына ике тапкыр 9ар мең сум итеп күчерә. Шушы вакыт дәвамында “сатып алучы "үзенең корбанын телефонда “тота”. Соңыннан, авансны иртәгә җибәрермен дип, сөйләшүдән тук­тый. Семилеткада яшәүче үзенең картасынбанкоматтада, “Сбербанк он-лайн” кушымтасы аша да тикше­реп карагач, анда бер тиен дә акча булмавын ачыклый. “Автоплатеж” хезмәте аша бөтен акчалар теге абонент номерына киткән булып чыга, ягъни зыян күрүче 65 мең сум акчасыннан колак кага һәм мо­шенниклар корбанына әверелүен аңлый. Факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук сакчылары янә бер тапкыр гражданнарны таныш булмаган кешеләр белән аралаш­канда уяу булырга чакыра.

✓ Бу атнада полиция документ­ларында криминаль булмаган төрле сәбәпләр белән дүрт үлем очрагы теркәлгән.

✓ Хокук сакчылары, шул исәптән, ЮХХДИ инспекторлары, админи­стратив хокук бозулар турында 333 протокол төзегән,

Элекязылган штрафларны ва­кытында түләмәгән өчен - 38 кеше, алкогольле һәм составында спирт булганпродукциясатканөчен 1 кеше җавапка тартылган. 41 гражданинга җәмәгатьурыннарында исерек ки­леш күренгән өчен, 2кешегәата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен штраф салынган. Руль артына эчкән килеш утырган өчен 3 во­дитель, хәвефсезлек каешларын эләктермичә транспортка идарә иткән өчен - 11 кеше, автомашина пыялаларын рөхсәт ителгәннән артык караңгылаткан өчен 9 автоһәвәскәр штраф түләячәк.


Район эчке эшләр бүлеге








Читайте нас: