Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
7 декабрь 2017, 02:00

БАЛА ХОКУГЫННАН МӘХРҮМ

БАЛА ХОКУГЫННАН МӘХРҮМ

Республика Югары судының гражданнар эшләре буенча апелляцион коллегиясе, рай­онара прокуратура таләбе бу­енча, Дүртөйле район судының опека органының әни кешене балигъ булмаган бала хокугыннан мәхрүм итү турындагы дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарту турындагы карарын гамәлдән чыгарды.

Ачыклануынча, әни кеше үз улын тәрбияләү белән шөгыльләнми, спиртлы эчемлекләр куллана, кече яшьтәге сабы­ен калдырып берничә көнгә югала, шул рәвешле аның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя. Үз бурычларын тиешенчә башкармаган өчен ул берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

Малайның яшәү шартларын тикшергәннән соң ул ата-анасыннан тартып алына. Опека һәм попечительлек органнары әни кешенеата-анахокугыннан мәхрүм итү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итә. Әмма суд йомшаграк карар кабул итә һәм ан ың ата- ана хо кугы н чикли генә.


Суд карары белән риза булмыйча, районара прокуратура аңа апелляцион тәртиптә жалоба бирде. Югарыдагы суд район суды карарын гамәлдән чыгарды һәм, прокуратурафикере белән ризала­шып, әни кешене улына карата ата-ана хокугыннан мәхрүм итте. Моннан тыш, хатын-кыздан балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен алиментлар түләтелде.


Д.ШАКИРОВ, районара прокурор.
Читайте нас: