Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
28 ноябрь 2017, 02:00

БРАКОНЬЕРЛЫК КОРАЛЫ

Бөтендөнья Интернет челтәренә мониторинг вакытында браконьерлык алымнары турында мәгълүмат урнаштырылган сайтлар булуы про­куратура тарафыннан ачыкланды. Ягъни, 11 Интернет-ресурста электрокармаклар сату, шулай ук аларны үзаллы әзерләү ысуллары хакында игъланнар куелган. Русия канунияте балык тоту өчен бу җайланмадан файдалану­ны, аны балыкларны күпләп юк итү алымы дип танып, тыя. Әлеге товар белән сәүдә итү һәм аны ясау турындагы мәгълүмат та таралырга тиеш түгел.

Шул уңайдан районара прокурор югарыда күрсәтелгән сайтларга керүне чикләү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте. Суданыңдәгъвасын канәгатьләндерде. Суд карарлары Интернет-ресурсларны блокировкалау өчен Роскомнадзор- га җибәрелде. Хәзерге вакытта сигез сайт ябылды инде.


И.НАСРЕТДИНОВ, прокурор урынбасары

Читайте нас: