Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
21 ноябрь 2017, 02:00

МЕТАЛЛОЛОМГА ТАПШЫРГАННАР

✓ 7-12 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 104 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның 8 е криминаль харак­терда.
✓ Район үзәгендә яшәүченеңавтомашина- сы «бардачогыннан» көпә-көндез «Samsung Galaxy» планшеты юкка чыга. Җинаять кылучы «кайнар эзләр» буенча ачыклана. Ул балигъ булмаган үсмер булып чыга.
✓ Шәһәрдә яшәүче ханым полициягә үзенең банк картасыннан 11 мең сумнан күбрәк акчасы югалуы турында хәбәр итте.
✓ «Дүртөйле-Борай» автомобиль юлын­да Миядек авылында яшәүче идарә иткән ВАЗ-2121 маркалы автомашина полицей­скийлар тарафыннан тоткарлана, аның ба­гаж бүлегендә гусеница траклары табыла. Оператив тикшерү төркеме ачыклавынча, алар элек «Крупская» токымчылык заводы- җәмгыятенең үзәк ремонт мастерское территориясеннән урланган булган. Угры­лыкта югарыда телгә алынган торак пунктта яшәүче өч кешегә шик тотыла.
✓ Дүртөйледә яшәүче берәүгә ялган хәбәр биргән өчен җинаять җаваплылыгы тотарга туры киләчәк, ул элек полициягә янәсе аның фатирыннан документлар урлануы турында хәбәр иткән булган.
✓ Хезмәт алып барган вакытта участок уполномоченныйлары Баргызбаш авылы мәктәбе бинасыннан сигез чуен җылыту батареясен урлау фактын ачыклады, Аларны Иске Кәңгеш авылында яшәүче ике кеше чәлдергән һәм металлоломга тапшырган.
✓ Шушы җиде көн эчендә полиция бүлегендә 6 үлем очрагы теркәлде.
✓ Югарыда телгә алынган атнада хокук тәртибе сагында торучылар, шул исәптән ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан ад­министратив хокук бозулар турында 259 протокол төзелде. Җәмәгать урыннарында исерекхөлдә күренгән өчен 35 кешегә штраф салынды. Балигъ булмаган бер баланың урамда салмыш килеш йөрүе ачыкланды, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен районда яшәүче ике кешегә җәза бирелде. Биш водитель руль артына эчкән килеш утырган булып чыкты, уналтысының ОСАГО страховкалау полисы юк иде, бала­ларны йөртүкагыйдәләрен бозган өчен җиде автоһәвәскәргә штраф язылды. Җәзага тар­тылучылар исәбендә шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган биш җәяүле дә бар.

Район эчке эшләр бүлеге.





Читайте нас: