Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
14 ноябрь 2017, 02:00

ТЕЛЕФОННАРНЫ ШЕШӘДӘШЕ УРЛАГАН.

30 октябрьдән алып 6 ноябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр ту­рында 189 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның 17 се кри­миналь характерда.
✓ Суд-медицинаэксперти- засы күрсәтүенчә, «РеноЛоган» автомашинасы бәрдерүдән казакүргән шәһәрдә яшәүченең сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Аны үз транспорты рулеартында, өстәвенә, кабат исерекхәлдә булган, 1993 елда туган автоһәвәскәр бәрдергән. Шуңа күрә ул закон алдында Җинаять кодексы буенчаҗавап бирәчәк.
✓ Семилетка авылында яшәүче берәү участок упол­номоченныена мөрәҗәгать итә һәм үзенең 12 мең акчасын урлаулары турындахәбәр итә. Угры хатын каза күрүченең бер­кайда да эшләмәгән авылдашы булып чыга.
✓ Иске Уртай авылын­да яшәүчегә карата «Үлем белән янау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Үзенә җәзалап үтерүбелән янаган ире өстеннән гаризаны полициягә тормыш иптәше язган.
✓ Район үзәгендә яшәүче ханым хокук саклау органна­рына ире ягыннан үз адресына шундый ук янау факты булуы турында хәбәр итте.
•/ Дүртөйледә яшәүче берәү эчке эшләр бүлегенең дежур частена шәһәрнең 1 Май ура­мында яшәгән әти-әнисе йор­тыннан 25 мең сум акча югалуы турында хәбәр итте.
✓ Районда яшәүчеләрнең берсе Интернет челтәре аша наркотик юнәтә һәм аны шәһәрдә яшәүче икенче бер хатын-кызга сата. Аңа «Нар­котик матдәләрне законсыз юнәтү, саклау һәм әзерләү» маддәсе яный.
✓ Семилетка авылында яшәүче ханымның төнгелеккә йорт янында караусыз калды­рылган ВАЗ-2107 автомашина­сыннан билгесез кешеләр 2100 сумлык аккумуляторын урлый.
✓ Район үзәгендә яшәгән кешенең тикшергән вакытта районда яшәгән башка берәү идарә иткән «Лексус» мар­калы автомашинасыннан 10 данә төрле таныклыкның ял­ган бланклары табылу факты буенча «Ялган документларны охшатып ясау, әзерләү яки сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
✓ Ивач авылында яшәүче ике кеше авылның маши- на-трактор мастерскоеннан трактор гусеницасы урлауда фашланды.
✓ Шәһәрнең Садовая ура­мындагы йортларныңберсендә спиртлы эчемлекләрне бергәләп эчкәннән соң Чакма- гыш районыннан килгән кунак үзенең кесә телефоныннан колак кага.
✓ Шул ук фатирдагы табын­да катнашкан янә берәү хокук тәртибе сагында торучыларга үзенең гаджеты югалутурында хәбәр итә.
✓ Йосыпавылында яшәгән, Үзбәкстаннан килгән ике гражданны үзенең йортын­да теркәгән хатын-кызга РФ Җинаять кодексының «Чит ил гражданинын ялган исәпкә кую» маддәсе буенча җәза алырга туры киләчәк.
✓ Шәһәрдә яшәүченең Се­дов урамындагы йорты янында кал ды рыл ган авто маш инасы н- нан билгесез кешеләр магни­тола чәлдергән.
✓ Седов ур., 3 адресы буен- чаурнашкан йортподвалыннан шунда яшәүче бер кешенең бензопычкысы һәм шурупо­верты югалган.
✓ Әлеге атнада полициядо- кументларында 12үлемочрагы теркәлде.
✓ Югарыда телгә алынган җиде көн эчендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозу­лар турында янә 100 протокол төзелде. Җәмәгать урынна­рында исерек килеш күренгән өчен - 66 кешегә, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән өчен - 1 кешегә, тиешле булмаган урында тәмәке тарткан өчен 1 кешегә штраф салынды. Хо- куксагындаторучылар балигъ булмаган бер баланың исерек булуын ачыклады, ата-ана бу­рычларын тиешенчә үтәмәгән өчен 4 кешегә җәза бирде.
Район эчке эшләр бүлеге.








Читайте нас: