Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
13 ноябрь 2017, 02:00

Ә ИРТӘНГӘ... ГАДЖЕТ ЮККА ЧЫККАН

23-30 октябрьдә эчке эшләр бүлегенең дежур частенда терле кырын гамәлләр турында 153 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 12 се - криминаль характерда.

v « Шәһәрдә яшәүче берәү аның өеннән телевизор һәм ноутбук алып чыгып киткән танышын җавапка тартуны сорап, полициягә гариза язган.
V Район үзәгендә яшәүчегә карата “Үтерү белән янау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Ул кулына пычак алып, Карга авылыннан танышына үч алу белән янаган.
V Исмаел авылында яшәүче хокук саклау органнарына язган гаризасында бәясе 33 мең сумлыктан артык булган кесә телефонын урлаулары турында хәбәр иткән. Факгг буенча җинаять эше кузгатылган.
V Җинаять эшен тикшерү барышында тикшерү бүлеге хезмәткәрләре тарафын­нан 1-Май урамындагы йорт подъездында билгесез кешенең наркотик матдәләр сату факты ачыкланган.
V Әңгәсәк авылында яшәүченең авто­машина тәгәрмәчен зарарлау факты буенча ‘‘Чит кешене ңм илкен ю к итү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Участок уполномоченныйлары бүлеге хезмәткәрләре Юкәле кул авылы янындагы урманда шул ук авылда яшәүче тарафын­нан дүрт каен агачын законсыз кисү фактын ачыклаган.
V АтсуярһәмТамакавылларыарасындагы урман полосасында законсыз киселгән җиде каен агачы табылган.
V Нефть һәм газ чыгару идарәсе дис­петчеры әлеге предприятиегә караган 10 метр кабельнең югалуы турында полициягә хәбәр иткән.
V Шәһәрдә яшәүче берәү, Седов ура­мындагы бер йортта кунакта булганда үзенең кесә телефоны югалуын аңлаган.
V Ленин ур., 44 адресы буенча яшәүче пенсионерның фатирыннан сыек кристаллы телевизор юкка чыккан.
Исмаел авылында хатын-кыз мәете та­былган. Көч куллану билгеләре юк. Ул спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыккан булган.
Эчке эшләр бүлегенең дежур часте­на балалар йорты тәрбиячесеннән гариза алына, ул ике тәрбияләнүченең тәрәзә аша учреждениедән качып китүләрен хәбәр иткән.
V Шушы чорда районда теркәлгән 8 үлем очрагының берсе - алкоголь белән агуланудан.
V Бу атнада эчке эшләр бүлеге, шул исәптән, ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафын­нан, административ хокук бозулар турында 305 протокол төзелгән. Элегрәк язылган штрафларны вакытында түләмәгән өчен - 19 кеше, җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен - 43, шундый укурында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен - 1, алко­гольле эчемлекләр сату кагыйдәләрен боз­ган өчен - 3, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен 4 кеше җавапка тартылган. 5 водительнең эчкән килеш руль артына утыруы ачыкланган, 16 автоһәвәскәр хә­вефсезлек каешын эләктермәгән өчен, 22 кеше ОСАГО страховка полисы булмаган өчен штраф түләячәк. Гомумән алганда, хокук сакчылары төрле хокук тәртибен бозучы­ларга 250 мең сумнан артык штраф язган. Район эчке эшләр булеге.





Читайте нас: