Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
30 октябрь 2017, 02:00

ЯЛГАН АЛТЫН...

16-22 октябрьдә эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 11 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 10 сы - крими­наль характерда.

Дүртөйледән балигъ яшьтә булмаган кыз Иске Баеш авылында яшәүченең өеннән 5 мең сумлык кесә телефонын урлаган. Факт буенча җинаять эше кузгатылган.

✓ Исерек килеш автомобиль руле артына утырган район үзәгендә яшәүче берәү туктатыл­ган, өстәвенә, ул шундый ук хокук тәртибен бозган өчен администра­тив җәзага тартылган булган инде. Хәзер аңа Җинаять кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк.

✓ Дүртөйледә яшәүче янә берәүнең гамәлләре дә РФҖинаять кодексының шул ук статьясына эләгә - патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре аны да эчкән килеш руль артындаутыргандатуктаткан. Тикшерүкүрсәтүенчә, ул моңа кадәр Юл хәрәкәте кагыйдәләрен боз­ган өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.


✓ Иске Баеш авылында яшәүче дә акылга утырмаган: автоинспек­ция хезмәткәрләре аңа эчкән килеш транс порт йөткөн өчен администра­тив хокук бозу турында протокол төзегән булган. Аны янә “салмыш хәлдә” автомобильгә идарә иткәндә туктатканнар.

✓ Таҗикстан гражданинын үзенең йорт биләмәсендә ялган теркәгән өчен Салпар авылында яшәүче ханым Җинаять кодексы буенча җавап бирәчәк.

✓ Шундый ук юл белән, законны бозып -Үзбәкстан гражданинын ял­ган теркәүгә алып, Суккул авылында яшәүче дә “акча эшләргә” булган.

✓ Лада” коллектив гаражларын­да полицейскийлар Әлкәш авылын­да яшәүче ике кешенетоткарлаган. Оператив мәгълүматлар буенча, аларда тыелган матдәләр булган. Вакыйгаурынын караганда наркотик булуда шик тотылган үсемлектән алынган матдә табып алынган.

✓ Шәһәрнең 1 нче Май ура­мындагы 13 санлы йорт подъез­ды янында тоткарланган район үзәгендә яшәүче берәүнең наркотик матдәләрне законсыз саклавына шик тотыла.

✓ Хокук сакчылары граждан­нарны Интернет челтәре аша төрле операцияләр башкарган­да сак булырга чакырудан тук­тамый. Бөтендөнья пәрәвезендә эш йөрткән мошенниклар арта бара. Күптән түгел алардан район үзәгендә яшәүче берәүзыян күргән, Аныңуен приставкасын (16 меңсум торган) сату турындагы игъланына “сатып алучы” хәбәр биргән, ул са­тучы беләнтелефонашасөйләшкән, хәтта килешүне башкару өчен оч­рашкан да. Үзенең “ Киви-кошелек” аша аңа акча җибәрүен смартфон- да күрсәткән һәм товарны алып киткән. Бу сумманы кайдаҗибәрүе аңлашылмый, тик сатучыга ул ак­чалар килмәгән.


✓ Шәһәрдә яшәүче олы яшьтәге ханым да мошенник корбанына әверелгән. Район үзәкдәваханәсе янында ул бер хатын-кыз белән таныша, анысы, имеш авариягә эләккән улы турында коточкыч итеп сөйли. Әңгәмәдәш олы яшьтәге кешенең ышанычын яулаган, аның өенә кергән һәм, янәсе бурычкадип, 50 мең сум акчасын алган, залог итеп алкалар калдырган, аларны алтын дип раслаган. Тикшерүдә алкалар бижутерия булып чыга, ә акчаларны, билгеле ки, беркем дә кайтарып бирергә җыенмый.

✓ Республика буйлап йөргән әлеге мошенник хатын исәбендә Уфа һәм Благовещенск шәһәрләрендә берничә эпизод бар.

✓ Электр үткәргечтә кыска ялга­ныш нәтиҗәсендә Көшел авылында мунчада янгын чыга. Ут түбәгә зыян салган.

Бу атнада административхокук бозулартурында полицейскийлар, шул исәптән, ЮХХДИхезмәткәрләре тарафыннан, административ хокук бозулар турында 449 протокол төзелгән. Җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен - 93 кеше, билгеләнгән штрафларны түләмәгән өчен - 45, ата-ана бу­рыч ларын тиешенчә үтәмәгән өчен 14 кеше җавапка тартылган. Авто­инспекторлар исерек хәлдәге 5 водительгә штраф салган, ОСАГО страховка полисы булмаган 20 кеше, хәвефсезлек каешларын эләктермәгән 15 кеше җавапка тартылган. Гомумәналганда, хокук бозулардан казнага 250 мең сумнан артык акча керәчәк.



Район эчке эшләр бүлеге сум торган) сату турындагы игъланына

Читайте нас: