Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«БАШНЕФТЬ» 2017 ЕЛДА БИШ ЯҢА ЯТМА АЧТЫ

“Башнефть” АНК җәмгыяте (“НК “Роснефть” ачык акционерлар җәмгыяте Группасына керә) 2017 елда биш яңа ятма һәм эшкәртелүче ят­маларда продуктлы 50 чыганак ачты (В1С1-4,1 категорияле нефть запаслары - 4,1 млн тонна һәм В2С2 категорияле - 6,4 млн тонна). Яңа ятмалар буенча углеводород чималы запасла­рын оператив исәпләү нәтиҗәләре “Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комис­сиясе” ФД учреждениесенә тапшырылган.
Яңа ачышлар геологик разведкалау эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрү арка­сында мөмкин булды. 2017 ел йомгаклары буенча эзләнү-разведкалау бораулавының уңышлылыгы, 2016 елгы күрсәткечне өчтән бер тапкырга арттырып, 84 процент тәшкил итте.
“Соровскнефть” Ханты-Мансы автоно­мияле округының Сургут районында Северо- Итьяхский-3 лицензияле участогы чикләрендә С1+С2 4,3 миллион тонна нефть запасы белән Северо-Итьяхское нефть ятмасын ачты.
“Башнефть-Добыча” 2017 елда Башкорт- стан Республикасы биләмәсендә актив гео- логия-разведканы дәвам итте. Бу компания белгечләренә, нефть чыгаруның төп төбәге югары дәрәҗәдә разведкалануга карамастан, дүрт ятма - Кипарис, Теләкәй, Абдукәй һәм Анастасьино - ачарга мөмкинлек бирде. С1+С2 категорияле нефть запасының тулаем үсеше әлеге ятмалар буенча 2,6 миллион тоннадан күбрәк тәшкил итте.

Ике ятма Башкортстанның төньяк- көнбатышында Илеш районы биләмәсендә ачылды. Кипарис ятмасы - лицензияле Яркәй участогы чикләрендә Татарстан Республикасы чигендә ачылды. Кипарис ятмасында чыгарыла торган нефть запаслары С1+С2 категорияләре буенча 1,568 миллион тонна белән бәяләнә. Теләкәй ятмасы С1+С2 категорияле 89 мең тонна нефть запасы белән шул ук исемдәге лицензияле участок чикләрендә ачылган.

Башкортстанның Кушнаренко районы территориясендә лицензияле Ахта участогын геологик өйрәнү барышында Әбдүкәй нефть ятмасы ачылды (С1+С2 категорияле нефть за­пасы 754 мең тонна). Башкортстанның Аскын районында лицензияле Көнбатыш-Көнгән участогын өйрәнү барышында Пермь крае чигендә Анастасьино нефть ятмасы ачылды (С1+С2 категорияләре буенча нефть запасы 229 мең тонна исәпләнә).







Читайте нас: