Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2021, 11:45

Дүртөйле хатын-кызлары призерлар исәбендә

Уфада «Торатау» Конгресс-холлында тантаналы шарт­ларда «Хатын-кыз - милләт анасы» V республика конкур­сына йомгак ясалды. Бүләк­ләнүчеләр арасында муни­ципаль этап финалистла­ры - Лариса Первушина һәм Анфиса Дәүләтдинова.

Уфада «Торатау» Конгресс-холлында тантаналы шарт­ларда «Хатын-кыз - милләт анасы» V республика конкур­сына йомгак ясалды. Бүләк­ләнүчеләр арасында муни­ципаль этап финалистла­ры - Лариса Первушина һәм Анфиса Дәүләтдинова.

Бәйрәмнең беренче өлешендә 200 хатын-кызны бүләкләделәр. Алар арасында зур хәрефтән Әни, дүртөйлеле Лариса Первушина бар. Хезмәт эшчәнлеген Лариса Радик кызы секретарь булып башлый, аннары кассир, ЭВМ операторы, бухгалтер булып эшли. Бүгенге көндә ул үзмәшгүль - такси водителе. Аның тормыш иптәше Борис Андреевич дүртенче урта мәктәптә физкультурадан укыта. Бергә алар өй төзегәннәр, бакча утыртканнар, 9 бала тәрбиялиләр. Уллары Илья һәм Вячеслав БДУның Бөре филиалы студентлары. Денис - 9 нчы сыйныф укучысы. Кызлары Кристинага 13 яшь, ул спорт юнәлеше, туризм, җиңел атлетика, ат спорты белән шөгыльләнә. Икенче кызлары Анастасия 4 нче сыйныфта укый. Олы апасы кебек үк спорт ярата. Кече уллары Димага алты яшь. Өч игез Даша, Лиза, Ксюшага - өч яшь. Алар балалар бакчасына йөри. 2011 елның октябрендә Лариса Радик кызын «Ана даны» медале белән бү- ләкләгәннәр. Ә 2019 елның декабрендә Первушиннарга «Ата-ана батырлыгы» медален тапшырганнар.

Шулай ук соңгы биш ел эчендә беренче тапкыр «Хатын-кыз - мә­дәният эшлеклесе» номинация­сендә җиңүчеләрнең берсе Анфиса Дәүләтдинова булды. Ул 25 елдан артык безнең районның Мәдәни - ял итү үзәгендә эшли. Бер чара да аннан башка үтми. Анфиса Рәхимҗан кызы безнең районда гына түгел, бөтен республика буенча һәм аннан читтә дә билгеле булган «Сөмбел» халык ансамбле солисты һәм җи­тәкчесе. Алар халыкара конкурслар лауреатлары, дипломантлары, күп тапкырлар Гран-при ияләре. Моннан тыш ул «Яшьлек» һәм «Кояшкай» балалар коллективын җитәкли. Ан­фиса Рәхимҗан кызы күпме талант­лы биюче үстергән. Ул - гүзәл хатын- кыз, тормыш иптәше, ике балага гомер бүләк иткән әни.

- Хатын-кызларыбыз өчен күпме шатлык, бәхет күз яшьләре һәм го­рурлык кичерүне сүз белән аңлатып булмый. Районның барлык хатын- кызлары исеменнән «Хатын-кыз - милләт анасы» проекты инициа­торы һәм җитәкчесе, жәмгыятьтә хатын-кыз статусын үстерү һәм аның ролен активлаштыру «БР башкорт хатын-кызлары җәмгыя­те» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, БР Дәүләт Җыелышы- Корылтае депутаты Гөлнур Колсарина һәм аның командасына рәх­мәт сүзләре җиткерәм, - диде Мәдәни - ял итү үзәге директоры урынбасары Ирина Мәсәлимова.

Читайте нас: