Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2021, 17:25

Башкортстанда калдыкларны аерым җыюны гамәлгә кертү дәвам итә

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә кече бизнес вәкилләренең ике ел элек ил территориясендә башланган «чүп» реформасы белән кызыксынулары арта бара.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә кече бизнес вәкилләренең ике ел элек ил территориясендә башланган «чүп» реформасы белән кызыксынулары арта бара. Бу вакыт эчендә илнең һәр төбәгендә калдыклар белән эш итү буенча үз программалары, шул исәптән аерым җыю проекты төзелде. Хәзерге вакытта республикада калдыкларны аерым җыю халыкның өчтән бер өлеше генә колачланган. Республиканың муниципаль районнарында 2020 елда икенчел матди ресурслар җыю өлкәсендә кече бизнес актив үсә башлады. Бу өлкәдә эшчәнлекне Бишбүләк, Бурай, Балтач, Дуван, Киге, Мәчетле, Салават районнарында шәхси эшмәкәрләр алып бара.

Мәсәлән, Дуван районыннан шәхси эшмәкәр, калдыкларны аерым җыю фирмасы җитәкчесе Марат Сафин икенчел чимал кабул итү пунктларын (полиэтилен, макулатура, алюминий банклар) кертү юлы белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә ярдәм итә. Ул республиканың төньяк-көнчыгышына хезмәт күрсәтә һәм эшкәртүчеләр белән турыдан-туры эшли. Әйтик, икенче чимал Свердловск өлкәсенә печән бәйле шпагат ясау буенча Краснотурино заводына җибәрелә, ә бартер урынына эшмәкәр шпагат ала.
- Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәрберебезнең өлеше тирә-юньдәгеләргә файда китерергә тиеш. Безнең тарафтан кертелә торган калдыкларны аерым җыю безнең халыкның экологик аңын арттырып кына калмыйча, калдыкларны җыю процессларын оптимальләштерүгә дә зур өлеш кертәчәк, - дип билгеләп үтте Марат Сафин.

Республикада беренче этапта калдыкларны аерым җыю системасын үстерү һәм республиканың белем бирү учреждениеләрен махсус контейнерлар белән тәэмин итү турында Карар кабул ителде. 2020 елда шәһәр һәм район үзәкләренең 487 белем бирү учреждениесендә аерым җыю өчен 799 интерьер контейнер комплекты, һәрберсендә 3әр контейнер урнаштырылган. Башкортстан Республикасы мегариф министрлыгы 2021 елда авыл торак пунктларында калган мегариф учреждениелерен шундый интерьерлар белен диһазлау планлаштырыла.
Авыл диренде нигезде икенчел чималдан пластик кына (шешелер, шампунь, полиэтилен пакетлар) барлыкка килуен исепке алып, БР Экология министрлыгы анда калдыкларны дуаль система оештыруны максатка ярашлы дип саный.

- Без калдыкларны аерым җыю мәсьәләсендә сыйфатлы итеп үсәргә тиеш. Махсус контейнерлар шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә барлыкка килә. Әлбәттә, хәзерге вакытта бу күбесенчә ПЭТ-шешәләр өчен сеткалар. Калдыкларны аерым җыю системасы республика халкы азрак түләсен, ә чыгарыла торган калдыкларны күмүгә түгел, ә эшкәртүгә барсын өчен китерергә тиеш. Бу экологиягә йөкләнешне киметергә, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга һәм «Экология» милли проектының «каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру» Федераль проектының нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук чүп чыгаруга тарифлар үсешен тоткарларга ярдәм итәчәк, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров.

Министерство природопользования и экологии Республики Башкортостан

Читайте нас: