Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар 2021, 18:00

2021 - Фән һәм технологияләр елы

2021 ел Русиядә Фән һәм технологияләр елы булачак. Бу хактагы Указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында бирелгән. Указның максаты - Русия Федерациясендә фән һәм технологияләрне ары таба үстерү.

Дәүләт Башлыгы үз администрациясенә Фән һәм технологияләр елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзергә кушты. Аның рәистәшләре вице-премьер Дмитрий Чернышенко һәм президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко булачак.Төп чаралар планын РФ Хөкүмәте эшләячәк һәм раслаячак.

2021 елны Фән һәм технологияләр елы итү планнары турында Путин 24 декабрьдә Ло­моносов ис. МДУ попечительләр советы утырышында игълан итте.

Читайте нас: