Юлдаш
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 18:15

Башкортстанда тынлыкны бозган өчен штраф кертелде

Башкортстанда, әгәр тавышлы ремонт эшләсәң, хәзер штраф алырга була. Башкорт парламенты депутатлары билгеле бер вакытта тавышлы ремонт эшләре үткәрүне тыючы тынлык турында закон кабул итте.

Башкортстанда, әгәр тавышлы ремонт эшләсәң, хәзер штраф алырга була. Башкорт парламенты депутатлары билгеле бер вакытта тавышлы ремонт эшләре үткәрүне тыючы тынлык турында закон кабул итте. Сүз за­кон тарафыннан көндезге 13.00 - 15.00 сәгатьләр арасында тавышланырга тыелган күпфатирлы йортлар һәм тулай тораклар турында бара. Закон бозучыларны штраф көтә, аның суммасы 1000 нән 2000 мең сумга кадәр, үзгәреп торырга мөмкин. Шул ук вакытта вазифалы затларга 3000 нән 5000 сумга кадәр акча түләргә туры киләчәк, ә юридик затлар - 15 мең сумга кадәр. Әмма искәрмәләр дә бар: «тыныч сәгать» яңа төзелешләрдә йорт­ны файдалануга тапшырганнан соң 1,5 ел эчендә булмаячак. Тыю аерым очракларга, мәсәлән, аварияләрне бетерү яки куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле кичектергесез эшләргә кагылмый.

Читайте нас: