Юлдаш
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2020, 13:45

Яңалыклар, 21.09-27.09.2020г.

Атна яңалыклары.

«Язгы тамчылар» онлайн форматта үтәчәк. Сәләтен күрсәтергә теләгән 3-18 яшьлек балалар һәм егет-кызларны иҗади конкурста катнашырга чакыралар. Хәрби-патриотик номерлар хуплана. Оеш­тыручылар игътибарны шуңа җәлеп итә: элек башкарылган әсәрләр һәм постановкалар кабул ителми. Конкурсның үткән җиңүчесе - Гран при- 2019 иясе конкурста катнаша алмый. «Хореография» һәм «Вокаль ансамбльләр» номинацияләрендә бары тик бер группа яки сыйныф балалары гына кертелә. Гаризалар - 1 октябрьгә, видеоязмалар - 12 октябрьгә кадәр кабул ителә.

«Җиңү урманы» акциясе кысаларында теләге булган һәркем агач утырта һәм янәшәсендә ветеран исеме язылган билге куя ала. Аргамак авылы янында 8 меңгә якын чыршы, Күккуян авыл биләмәсе авылларында - чыршы, каен һәм яфраклы агачлар, ә Сабанайда яңартылган обелиск белән янәшә зәңгәр чыршылар утырту күзаллана. Экологик десант өчен солдат боткасы белән ялан кухнясы эшләячәк. Болар барысы да мәдәни программа, кул эшләре, рәсемнәр, плакатлар конкурслары, сыерчык оялары эшләү белән бергә барачак. Моннан тыш, «Хәтер аллеясы» акциясе узачак: агачлар утыртабыз һәм шуның белән Советлар Союзы Геройлары һәм Русия Геройларының исемнәрен мәңгеләштерәбез. Шәһәрнең Красноармейская урамында, яр буендагы мемориаль комплекста 20 дән күбрәк юкә агачлары барлыкка киләчәк. Күккуянда мәктәп белән янәшәдә чыршылар, ә Семилеткада мәдәният йорты янында миләшләр үсәчәк.

Уфада «Акбузат» ипподромында үткән «Терра Башкирия» турнирының финалында Дүртөйле районыннан да җайдаклар чыгыш ясады. Катнашучылар төрле номинацияләрдә чемпионлык өчен көч сынашты. Республика хуҗалыкларында туган юртак атлар арасын­да «Ышаныч» призы өчен ярышта Ирина Мәхмүтова өченче булды. Ул «Горшков» токымчылык заводының «Млечный путь» кушаматлы атында чыгыш ясады. Шулай ук безнең Ильяс Нәсибуллин «Киров» токымчылык заводыннан «Американка» белән тәүге өчлеккә эләкте.

14 сентябрьдән 5-9 сыйныфларда укучылар өчен Бөтенрусия тикшерү эшләре старт алды. Бөтенрусия тикшерү эшләре узган уку елы йомгаклары буенча укыту сыйфатының керү мониторингы өчен ел саен үткәрелә. Тикшерү эшләре нәтиҗәләре укучыларның белемендәге кимчелекләрне билгеләргә һәм укыту дисциплиналары буенча програм­маларга төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә. Бөтенрусия тикшерү эшләре һәр фән буенча барлык сыйныфлар һәм параллельләрдә бер үк вакытта үткәрелә.

Читайте нас: