Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2020, 18:15

Атна яңалыклары

Дүртөйле районы «Терра Башкирия»-2020 турниры финалына чыкты һәм башкалар.

Дүртөйле районы «Терра Башкирия»-2020 турниры финалына чыкты. Уфада «Акбузат» ипподромында ат-спорт ярышларының 10 нчы этабы тәмамланды. Дүртөйлеләр Илеш, Мәләвез, Яңавыл, Дәүләкән районнары катнашучылары белән ярыштылар һәм яхшы нәтиҗә күрсәтә ал­дылар. Престижлы турнирның финалына юллама белән безне «Победа» токымчы­лык заводы җәмгыяте өчен чыгыш ясаучы Полина Кузнецова тәэмин итте. Гомумән алганда, безнең районнан башкорт то­кымлы тугыз ат ярышты: өч ат «Ленин», берәр ат «Вәлиев», «Россия», «Киров», «Чишмә», «Еникеев» һәм «Победа» то­кымчылык агропредприятиеләреннән. Ярышларның үзенчәлеге биредә үз көчләрен профессионаллар сынауда түгел, ә яңа гына спортка килүчеләр һәм күңел ачарга шөгыльләнгәннәр чыгышында. Зур чабышлар интригасына ноктаны сентябрьдә генә куя алабыз, нәкъ шул вакытта гына аб­солют чемпионның исеме билгеле булачак.

Җәй ахырына кадәр Дүртөйлегә эссе һава торышы кайтачакмы? Гисметео порталы мәгълүматлары буен­ча, киләсе атнада район территориясендә салкын булачак. Яңгырлар көтелә. Көндез һава температурасы 16 градустан алып 19 градуска, төнлә+9 градуска кадә р төшәчәк. Пәнҗешәмбе, 20 августта, кояшлы була­чак. Атна ахырына һава 24 градуска кадәр җылыначак, әмма явым-төшем ихтималы сакланачак. Ай ахырында бик уңайлы болытлы һава торышы көтелә, август аза­гындагы климат нормаларына туры килә торган кыска вакытлы яңгырлар явачак.

«Сөт кухнясы» балалар өчен яңа йогуртлар чыгара башлады. «Сөт кухнясы» кече яшьтәге балалар өчен үз продукцияләренең линейкасын киңәйтте, дип хәбәр иттеләр төбәк Сәүдә минис­трлыгында. Хәзер маеның массакүләм өлеше 3,2 процент булган, эчәргә ярак­лы йогурт ассортименты тагын ике яңа тәм - алма-груша һәм персикны үз эченә ала. Бу сабыйларның көндәлек рационын төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк. «Төп компонентлар сыйфатында йогуртта сөт, натураль җиләк-җимеш һәм шулай ук җирле җитештерүчеләрдән оеткылар бар. Шуңа күрә ата-аналар аның куркынычсызлыгына һәм сыйфатына ышана ала, - дип билгеләп үттеләр ведомствода. - Моннан тыш, ул А, E, B, D төркеме витаминнарына, аксым һәм аминокислоталарга бай. Үзенең файдалы составы ярдәмендә әлеге йогурт 8 айдан алып 3 яшькә кадәрге балаларны туклан­дыру өчен тәкъдим ителде».

Русиядә яңа коронавирус инфекциясеннән дөньяда беренче вак­цинаны теркәү турында игълан иттеләр. Беренче чиратта вакцинаны медицина хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге кешеләр һәм ил халкының зәгыйфь катлаулары алачак. «Вакцинаның нәтиҗәлелеген без популяция иммунитеты формалашкач һәм гамәлдә вирусны тапшыру мөмкин бул­мый башлагач тоячакбыз», - дип ачыклык кертте Русия Саулык саклау министры урынбасары. Владимир Путин шулай ук вакцинаны үзенең кызы сынавын хәбәр итте. «Минем кызларымның берсе үзенә шундый прививка ясатты. Бу җәһәттән ул экспериментта катнашкан. Беренче при­вивкадан соң аның температурасы 38 иде, ә икенче көнне - 37дән аз гына артык», - дип сөйләде дәүләт башлыгы.

Читайте нас: