Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2020, 18:55

Атна яңалыклары, 04.08.2020

Район дәваханәсендә яңа рентген аппа­раты урнаштырдылар. Дәваханәдә кечкенә пациентларның «Телемедикс-р-Амико» рентген- диагностик телеидарә итү комплексында тикшерү алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу Башкортстанда гамәлгә ашырылган «Сәламәтлек саклау» милли проекты чаралары ярдәмендә булды. Балалар поликлиникасының рентген кабинетына комплексны урнаштырганнан бирле 30дан артык пациент тик­шерү үткән. Иске модельләр белән чагыштырганда, әлеге телеидарә ителә торган комплекста рентген- диагностика мөмкинлекләре киңәйтелгән, архивны электрон вариантта булдыру һәм саклау мөмкинлеге дә бар. Снимокларны принтерда бастыру, элек рентген снимокларын проявкага, киптерүгә һәм маркировкалауга киткән вакытны бушата. Тәкәрлек авылында һәйкәл ачтылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 - юбилей еллыгын бәйрәм итү уңаеннан авыл халкы үз көчләре белән тыл эшчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл куйдылар. Һәйкәлне ачу тантанасында Совет секретаре Венера Фәйзиева, БР Диңгез җыелышы филиалы әгъзалары, «Еникеев» җәмгыяте рәисе Азат Хаков катнашты. Уфадан махсус килгән «Бердәм Русия» партиясе вәкиле Эдуард Сәетбатталов хөрмәтле кунак булды. Авыл биләмәсе башлыгы Ринат Гәрәев әйтүенчә, тәкәрлеклеләр эшкә бик җаваплы карадылар һәм кыска вакыт эчендә һәйкәл ясау һәм урнаштыру өчен җитәрлек сумма җыйдылар. Районара салым инспекциясе физик затларның милек салымнары буенча кампания башлануын хәбәр итә. Агымдагы елның августында ук гражданнар салым хакында белдерү кәгазе һәм салым түләүгә квитанцияләр ала башлаячак. Салым түләүченең шәхси кабинетына керү мөмкинлеге булган гражданнар салым хезмәтенең www/nalog. ru сайтында үз шәхси кабинетларына электрон рәвештә квитанцияләр алачак. Шәхси кабинетлары булмаган салым түләүчеләргә, алдагы елларда­гы кебек үк, почта аша белдерү кәгазе киләчәк. Шәхси кабинетыгыз турындагы мәгълүматны салым инспекциясендә шәхсән яки 8-800-222-22-22 теле­фоны буенча (шалтырату бушлай) белергә була. Белү мөһим: физик затларның 2019 ел өчен милек салымнарын түләү срогы - 2020 елның 1 декабре. Дүртөйле спортчылары командасы Мәскәүдә призлы урыннар яулады. Башкалада грэпплинг буенча Мәскәү Кубогы - «Чемпион билбавы өчен көрәш» узды. Ярышларда Дагстан, Чечен Республи­каларыннан, Мәскәү, Магнитогорск, Хабаровск, Тула, Волгоград, Омский, Санкт-Петербург, Красноярск, Новосибирск, Төмән һәм башка шәһәрләрдән бик күп командалар катнашты. Югары конкуренциягә карамастан, безнең көрәшчеләр 4 призлы урын яулый алды. Беренче ике урын Артур Решетников- та, бер беренче урын - Андрей Решетниковта һәм икенче урын - Милена Решетниковада. Гөлнара ЯППАРОВА әзерләде.

Район дәваханәсендә яңа рентген аппа­раты урнаштырдылар. Дәваханәдә кечкенә пациентларның «Телемедикс-р-Амико» рентген- диагностик телеидарә итү комплексында тикшерү алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу Башкортстанда гамәлгә ашырылган «Сәламәтлек саклау» милли проекты чаралары ярдәмендә булды. Балалар поликлиникасының рентген кабинетына комплексны урнаштырганнан бирле 30дан артык пациент тик­шерү үткән. Иске модельләр белән чагыштырганда, әлеге телеидарә ителә торган комплекста рентген- диагностика мөмкинлекләре киңәйтелгән, архивны электрон вариантта булдыру һәм саклау мөмкинлеге дә бар. Снимокларны принтерда бастыру, элек рентген снимокларын проявкага, киптерүгә һәм маркировкалауга киткән вакытны бушата.

Тәкәрлек авылында һәйкәл ачтылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 - юбилей еллыгын бәйрәм итү уңаеннан авыл халкы үз көчләре белән тыл эшчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл куйдылар. Һәйкәлне ачу тантанасында Совет секретаре Венера Фәйзиева, БР Диңгез җыелышы филиалы әгъзалары, «Еникеев» җәмгыяте рәисе Азат Хаков катнашты. Уфадан махсус килгән «Бердәм Русия» партиясе вәкиле Эдуард Сәетбатталов хөрмәтле кунак булды. Авыл биләмәсе башлыгы Ринат Гәрәев әйтүенчә, тәкәрлеклеләр эшкә бик җаваплы карадылар һәм кыска вакыт эчендә һәйкәл ясау һәм урнаштыру өчен җитәрлек сумма җыйдылар.

Районара салым инспекциясе физик затларның милек салымнары буенча кампания башлануын хәбәр итә. Агымдагы елның августында ук гражданнар салым хакында белдерү кәгазе һәм салым түләүгә квитанцияләр ала башлаячак. Салым түләүченең шәхси кабинетына керү мөмкинлеге булган гражданнар салым хезмәтенең www/nalog. ru сайтында үз шәхси кабинетларына электрон рәвештә квитанцияләр алачак. Шәхси кабинетлары булмаган салым түләүчеләргә, алдагы елларда­гы кебек үк, почта аша белдерү кәгазе киләчәк. Шәхси кабинетыгыз турындагы мәгълүматны салым инспекциясендә шәхсән яки 8-800-222-22-22 теле­фоны буенча (шалтырату бушлай) белергә була. Белү мөһим: физик затларның 2019 ел өчен милек салымнарын түләү срогы - 2020 елның 1 декабре.

Дүртөйле спортчылары командасы Мәскәүдә призлы урыннар яулады. Башкалада грэпплинг буенча Мәскәү Кубогы - «Чемпион билбавы өчен көрәш» узды. Ярышларда Дагстан, Чечен Республи­каларыннан, Мәскәү, Магнитогорск, Хабаровск, Тула, Волгоград, Омский, Санкт-Петербург, Красноярск, Новосибирск, Төмән һәм башка шәһәрләрдән бик күп командалар катнашты. Югары конкуренциягә карамастан, безнең көрәшчеләр 4 призлы урын яулый алды. Беренче ике урын Артур Решетников- та, бер беренче урын - Андрей Решетниковта һәм икенче урын - Милена Решетниковада.

Гөлнара ЯППАРОВА әзерләде.

Читайте нас: