Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2020, 17:15

Яңалыклар, 27.07.2020г.

Атна яңалыклары

Чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакыты тәмамлана. Имтихан тапшыру пунктына керер алдыннан бар­лык катнашучылар, оештыручы­лар һәм күзәтүчеләрнең темпетурасын контактсыз ысул белән үлчиләр, кулларын антисептик белән эшкәртәләр, аларга индиви­дуаль саклану чаралары бирәләр. Имтихан тапшыручыларга битлек кию рекомендация характерында гына. Имтиханнарның төп өлеше инде артта калды. Берничә имтихан бер датага туры килгәннәр өчен ике резерв көн билгеләнгән - 24 һәм июль. Нәтиҗәләрне укучылар имтихан тапшырганнан соң 14 көн үтүгә беләчәк.

Дүртөйлеләр Агыйдел ел­гасы буенча агып төшү оеш­тырдылар. Азамат Гыйльманов, Айдар Гатауллин, Эрик Лаяков, Дамир Бурумбаев һәм Илгиз Җиһаншин, берничә көн эчендә агач щитлардан, камералар һәм япмадан сал ясап, елга буйлап өч көнлек агып төшүгә юлланды. Саф һава һәм туган як табигатенең матурлыгына хозурланып, алар Сергеевкадан Дүртөйлегә кадәр килде. Уникаль сәяхәткә район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов та кушылды. Сынау агып төшүе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей датасына - 75 еллыгына багышланган иде, хәтта судноны да символик рәвештә - «Победа» дип атадылар. Ихтимал, киләсе елда ук Дүртөйледә районның төп су артериясе буйлап масштаблы агып төшү оештырылыр.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадионында мини­футбол буенча «Кубок гла­вы-2020» турниры үтә. Кубокка ия булу хокукы өчен шәһәр һәм районның 16 командасы көрәшә. Жирәбәдән соң төркемнәр билгеләнде һәм турнирның беренче уеннары узды. Уеннар һәр көнне 19.00 сәгатьтә үтә. Һава торышына бәйле, график үзгәрергә мөмкин. Турнирның финалы - 8 августта. Турнир Роспотребнадзорның бар­лык таләпләрен һәм тәкъдимнәрен үтәпүткәрелә. Стадионгабарганда, оештыручылар индивидуаль сакла­ну чараларын куллануны сорый.

Читайте нас: