Район хакимиятенең бәләкәй залында бердәм дәүләт имтиханын үткәрү буенча эшче төркемнең утырышы булды. Быел аңа мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре, «Башинформсвязь», «Дүртөйлеводоканал», Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, район үзәк дәваханәсе вәкилләре керде.
Райондагы 15 мәктәпнең (шуларның 6 сы - шәһәрдә) чыгарылыш укучыларының Дәүләт йомгаклау аттестациясе 3 июльдә башлана. Безнең районда 275 укучы БДИ тапшырырга теләк белдергән. Калган 32 укучы аттестаттагы йомгаклау билгеләре буенча урта һөнәрчелек уку йортларына керергә планлаштыра.
Имтиханнар беренче урта мәктәп базасында үтәчәк, ул вакытка 23 кабинет әзерләнәчәк. Агымдагы айның 29 - 30 ында сынау имтиханнары үтәчәк. Экспертлар имтиханның бөтен этапларын да тикшерәчәк, иң элек, катнашучыларның сәламәтлеген саклау җәһәтеннән, үткәрү пунктларында һәр деталь тикшереләчәк.
Комиссия әгъзалары балаларны китерү, медицина ярдәме булуны һәм эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше, имтихан көннәрендә элемтә челтәрләренең, коммуналь хезмәтләрнең өзеклекләрсез эшләве, шулай ук имтихан үткәрелгән урыннарда тәртип һәм хәвефсезлекне тәэмин итү турында сөйләште.
Унберенче сыйныфлар укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе 23 июльгә кадәр дәвам итә. Резерв көннәре шул айның 24 һәм 25 енә планлаштырыла.