Күптән түгел республикада җәйге чорда су объектларында гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган элемтә видеоконференциясе форматындагы брифинг үтте. Әлеге теманың актуальлеге су объектларында балалар, автоһәвәскәрләр, шулай ук балыкчылар катнашлыгындагы фаҗигале хәлләр булуына нигезләнә.
Ел башыннан бирле республикада 34 кеше суда һәлак булган, шул исәптән, ике бала: берсе - Гафури районында, икенчесе - Стәрлетамакта. Безнең районда фаҗигале очрак Йосып авылы янында булды - Краснокама районыннан балыкчы батып үлгән.
Элемтә видеоконференциясе кысаларында Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр хәвефсезлеге бүлегенең баш белгеч-эксперты Вилдар Шәрипов һәм «БР авариякоткару хезмәте» ДБУ начальнигы Владимир Темашев чыгыш ясады.
Агымдагы елда транспорт чараларының суга төшү очраклары ешайган. Мәсәлән, 8 майда Туймазы районында автомобиль водителе борылышта идарәне югалтып, Әсән елгасына барып керә һәм машина ава. Ике ир-егет - җиңел автомобиль водителе һәм пассажир һәлак булган.
Аннан тыш, балык кармаклаганда суда бәхетсезлек очракларының саны арткан. Ел башыннан бирле, оператив мәгълүматларга караганда, 10 балыкчы батып үлгән.
Балаларның судагы һәлакәтенең сәбәбе - балигъ булмаганнарны сулыкларда үзләрен генә, караусыз калдыру.
Су коену сезонында гражданнар күбрәк Агыйдел, Уфа, Дим һәм Әй елгаларында батып үлә. Аларга суга батучыларның 65 проценты туры килә. Бәхетсезлек очракларының калганнары күлләр, буалар һәм карьерлар белән бәйле.
Батып үлүчеләр арасында күбрәге ир-егетләр - 85 процент, ә һәлак булучыларның 62 проценты исерек хәлдә булган.
Алда су коену сезоны. Читкә чыгу туризмына чикләүләрне исәпкә алып, республиканың су объектларында ял итүчеләрнең артуы көтелә.
Судагы фаҗигаләрнең санын киметү өчен Дәүләт комитеты тарафыннан Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР Баш идарәсе, муниципалитетлар белән берлектә оештыру-техник чаралар комплексы планлаштырыла.
Быел республика буенча 113 пляж ачылачак. Безнең районда коткаручылар дежур торган, су коену өчен җиһазланган урыннар икәү булачак. Аларның урнашу урыннары белән Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты сайтында интерактив картада танышырга мөмкин.
Фаҗигаләрне булдырмау максатында хәбәр бирү системалары, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары аша судагы фаҗигаләргә мәгълүмати каршы торулар үткәреләчәк.
Брифинг барышында вазифалы кешеләр гражданнардан алынган сорауларга җавап бирде. Аларның берсе рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенган өчен җәза бирүгә кагылды. Моның өчен штраф 3-4 мең сум, әгәр дә су коенучы исерек тә булса, аңа 5 мең сум түләргә туры киләчәк.
Эчкән килеш яки ялгызың су коенырга ярамый, ярдан ерак йөзмәгез. Текә, коелып торган яр буенда йөрмәгез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!