Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2020, 17:45

Владимир Путин социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә федераль өстәмә турында игълан итте

Россия Президенты Владимир Путин социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә федераль өстәмә түләү турында игълан итте.

Россия Президенты Владимир Путин социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә федераль өстәмә түләү турында игълан итте.

"Социаль учреждениеләр хезмәткәрләре хәтәр һәм зур йөкләмә алып баралар. Шуңа бәйле рәвештә, алар өчен 15 апрельдән 15 июльгә кадәр өч айга махсус федераль өстәмә билгеләү зарур дип саныйм», - диде дәүләт башлыгы

Ул билгеләп үткәнчә, узган апрель өчен тиешле түләүләрне дә кешеләр алачак.

Социаль учреждениеләрдә эшләүче табиблар өчен ике атналык смена өчен өстәмә 40 мең сум тәшкил итәчәк. Коронавирус йоктырган авыруларга турыдан – туры ярдәм күрсәтсәләр-60 мең сум.

Социаль һәм педагогик хезмәткәрләр, урта медицина һәм административ персонал өчен-25 мең сум.

Ә алар авыру кешеләр белән эшли икән – 35 мең сум. Кече персонал өчен-15 һәм 20 мең сум. Техник персонал өчен-10 һәм 15 мең сум.

Читайте нас: