Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2020, 18:35

Башкортстанда ТКХны цифрлылаштыруга федераль акчалар җәлеп итү планлаштырыла

БР Дәуләт Җыелышы-корылтаенда «акыллы шәһәр»республика программасы буенча торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру мәсьәләләре тикшерелде.ф

БР Дәуләт Җыелышы-корылтаенда «акыллы шәһәр» республика программасы буенча торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру мәсьәләләре тикшерелде.

"Программа инде бер ел эшли, – дип белдерде БР Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Николай Хорошилов. - Пилот муниципалитетлар билгеләнде. Әмма бүгенге көндә безнең хәзерге халәтне чагыштырырлык күрсәткечләр дә юк. Безгә аналитика, башка төбәкләр тәҗрибәсе кирәк".

Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча Эксперт советы рәисе Ринат Зәйнуллин федераль субсидияләр һәм грантлар җәлеп итүнең мөһимлеге турында искәртте. Аерым алганда, IT-хезмәтләр базарында катнашучылар «цифрлы икътисад» һәм «торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектларын тормышка ашыру кысаларында, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру Фонды, мәгълүмати технологияләрне үстерү буенча Россия фонды, шулай ук кече бизнес субъектлары өчен грантлар алу өчен инновацияләргә ярдәм фонды программаларында катнашып, федераль субсидияләр җәлеп итә ала.

Элегрәк Дәүләт Җыелышы депутаты Елена Родина «акыллы шәһәр» программасы 2019 елда күпфатирлы йортларда ресурсларны исәпкә алу күзлегеннән иң проблемалы 950 йортта гомумйорт приборлары күрсәткечләрен дистанцион тапшыру системасын кертүне күздә тоткан фактка игътибар итте. Әмма торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы һем БР цифрлы усеш министрлыгы векиллере мегълуматлары буенча, бу йортларда эшлер башланмаган да.

«Сколково» фондының цифрлы икътисадын норматив җайга салу буенча компетенцияләр үзәге эксперты Равил Әхтәмов билгеләп үткәнчә, республиканың шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру программасы паспортында коммуналь ресурсларны исәпкә алу системасын булдыруны норматив-хокукый җайга салу механизмнары, бюджетлар юк, бу аның үтәлешенә йогынты ясады да.

Читайте нас: