Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре дәүләт техник күзәтү инспекциясе белән берлектәге мониторинг барышында «Россия» токымчылык заводы-җәмгыяте техникаларының язгы-кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Республика Башлыгының 2019 елның 23 сентябрендәге 310 нчы указын үтәп, хуҗалык кирәк булган кадәр минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, оригиналь һәм элиталы сорт орлыклар сатып алып куйган.
Хуҗалык җитәкчелеге язгы-кыр эшләрен күтәренке рухта башкаруны ниятли - авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эше тәмамланып килә, 6,5 миллион сумлык 9,8 метр киңлектәге югары җитештерүчән КПК-ФИАТ чәчү комплексы көчле «Класс» тракторы белән берлектә көйләнгән. Әйткәндәй, бүгеннән басуга чыгарга әзер.
Хуҗалык тракторларының техник каравы 19 мартта узачак.