Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2019, 17:40

Инициатива хуплана

Районда “Урындагы инициативаларны хуплау” программасын реализацияләү дәвам итә, аның кысаларында балалар һәм спорт мәйданчыклары төзекләндерелде, халыкның файдалы һәм кирәкле тәкъдимнәре тормышка ашырылды да инде. Чираттагы проект - шәһәрнең 6 нчы балалар бакчасында тәрәзәләрне алыштыру. Бу мәсьәләне җыелышта тикшерделәр һәм бер фикергә килделәр - яңа тәрәзәләр булачак!

Программаны гамәлгә ашыру принцибы гади: төп сумманы республика бүлә, муниципаль бюджет та үз өлешен кертә, калган сумма спонсорлардан һәм әти-әниләрнең шәхси (ирекле) акчаларыннан туплана.
Якын киләчәктә шәһәр хакимияте смета төзиячәк һәм доку¬ментлар пакетын әзерләячәк. Һәм инде 2020 еда ук “Солнышко” балалар бакчасы тагын да җылырак һәм яктырак булачак.
Читайте нас: