Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2019, 02:00

Дүртөйле - "яшел" зонада

Башкортстан Республикасында 21 шәһәрнең алты­сы яшәү өчен уңайлы статусы алды. “Кече шәһәрләр” категориясендә алар - Дүртөйле һәм Агыйдел, “уртача шәһәрләр” категориясендә - Сибай, Туймазы һәм Бәләбәй, “зур шәһәр” категориясендә - Стәрлетамак.

Уфага “яшел” зонага керү өчен бер балл җитмәде. Ре­спублика буенча уртача балл 173 тәшкил итте, минималь баллар санына Дәүләкән шәһәре ия булды, максималь санны Дүртөйле җыйды.

Гомумән, Русия шәһәрләренең нибары 24 проценты гына яшәү өчен уңайлы дип табылды. Рейтингны Русия Төзелеш министрлыгы “Дом.РФ” дәүләт компаниясе һәм “Стрелка” консалтинг бюросы белән берлектә төзеде, дип хәбәр итә БР хөкүмәтенең матбугат хезмәте. 2024 елга шәһәр мохитенең индексының уртача әһәмиятен 30 процентка күтәрү һәм уңай булмаган мохитле шәһәрләр санын ике тапкырга кыскарту планлаштырыла. Мондый максатлар РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елда кул куйган указында билгеләнгән. Уңайлы шәһәр мохите булдыруга 300 миллион сумнан күбрәк акча сарыф итү планлаштырыла.

Читайте нас: