Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2019, 02:00

Ленин урамында аллея

Район Мәдәният сараенда шәһәрнең үзәк урамы булган Ленин урамын төзекләндерү концепциясен ачык тикшерү булды.

Район Мәдәният сараенда шәһәрнең үзәк урамы булган Ленин урамын төзекләндерү концепциясен ачык тикшерү булды. Икенче төрле итеп әйткәндә, ихтимал, бу күпләр өчен яңа төшенчәдер, воркшоп - занятиенең коллектив алымы, ул эшкә һәр катнашучыны җәлеп итүне күз уңында тота. Предприятиеләр, оешмалар, учреж­дениеләр вәкилләре, бизнесменнар һәм гади гражданнар, аерым төркемнәр бу­лып, түгәрәк өстәл артында утырды. Өч сәгать дәвамында безнең шәһәрдә заманча мәйданны, төгәлрәк, Ленин урамы буйлап аллеяне, сынау конструкцияләве процессы барды.

Эшкә башкала экспертлары җитәкчелек итте. һәр төркем аллеяне булдыруның үз вариантын тәкъдим итте. Аларның фикерен исәпкә алып, шәһәр төзү белгечләре про­ектны эшләячәк.

Моңа кадәр төзекләндерү өчен җәмәгать территориясе сайлау буенча тавыш бирү үткәрелгән иде, шул исәптән, социаль челтәрләрдә. Тавышларның күпчелеге Ленин урамына бирелде. Шәһәрдә яшәүчеләрнең мондый форматта очрашуы - уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектла­рына Бөтенрусия конкурсында катнашуга әзерлекнең бер этабы.



Читайте нас: