Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2018, 02:00

Кыскача гына, 12.12.2018

Башкортстан Республикасының иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашкан, гражданнар җәмгыятен үстерүгә, шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауда сайлаучылар тавышларын яклауга сизелерлек өлеш керткән өчен Васикова Светлана Фәнзи кызы РФ КП Башкортстан рескомының беренче секретаре, РФ КП Үзәк комитеты әгъзасы Ю.Ф.Котлыгуҗинның Рәхмәт хатына лаек булды.

Литваның Клайпеда шәһәреннән яхшы хәбәр: балалар рәсемнәренең изге славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодийга багышланган “Славянский родник” XV халыкара конкурс йомгаклары буенча, Дүртөйле балалар сәнгать мәктәбенең өч укучысы төрле номинацияләрдә лауреатлар булды. Дипломант-җиңүчеләр Розалина Әһлетдинова, Радмила Хәбибуллина һәм Диана Гарданованың эшләре “Славянский родник — 2018” интернациональ каталогына кертелде.

Бәләбәй шәһәрендә ансамбльләр һәм халык инструментлары оркестрларының VI республика конкурсы үтте. Анда Дүртөйле балалар музыка мәктәбе укытучыларының “Экспромт” ансамбле (щит. В.А.Тришин) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары Иске Баештагы картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта “Тирә-ягына изгелек тарат” дигән хәйрия концерты күрсәтте. Рәхмәтле тамашачылар аларның чыгышын лаеклы бәһалады.



Читайте нас: