Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2018, 02:00

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ, 17.08.2018

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең бильярд за­лында Физкультурачылар көненә багышлап, бильярд спорты буенча турнирның 9 этабы үтте. Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче урында Илшат Хөсәенов (эшкуар), икенче урында Мәүләви Йосыпов (мебель комбинаты), өченче - Илдус Бәширов (Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе). Ел нәтиҗәләре буенча Валерий Васин алда бара, Риф Мәрдамшин - икенче, Илдар Мәрдамшин өченче.

Ир-егетләр арасында Физкультурачылар көненә багышлан волейбол ярышлары тәмамланды. Күпкөнлек турнирда “Семи­летка” иң яхшы уен күрсәтте. “Молодежка” командасы - икенче, “Сбербанк” - өченче.

Футбол буенча районның һәвәскәр командалары арасында “Кубок главы-2018” турнирына йомгак ясалды. Бренче урында “Алга” командасы, икенче - “Легион”, өченче - “Семилетка”.


Читайте нас: