Салават шәһәрендә Башкортстан Республикасы пенсионерларының V Спартакиадасы финал ярышлары үтте.
Спорт форумын оештыручылар - БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм Русия Пенсионерларының берлеге.
Безнең район данын Валирик Фазылханов, Владислав Ольшанников, Венера Хөсәенова, Геннадий Ахмадуллин, Данил Куптараев, Рәмзия Гарапова, Зәйтүнә Гатауллина составындагы җыелма команда яклады.
Пенсионерлар, алар исәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар иде, спортның җиңел атлетика, өстәл теннисы, ату, йөзү, шахмат, катнаш эстафета кебек төрләре буенча ярышты.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең район командасы район үзәге шәһәр биләмәсе булган муниципаль районнар төркемендә команда зачетында икенче урын алды. Ә Венера Хөсәенова һәм Владислав Ольшанников өстәл теннисы буенча ярышларда шәхси беренчелектә икенче урыннарда.