Агымдагы елда безнең районда 450 эш урыны легальләштерелергә, ягъни анда хезмәт салучылар рәсми рәвештә, хезмәт килешүләре төзү нигезендә, эшкә алынырга тиеш. Бу җәһәттән ведомствоара профиль комиссиясе үз эшен максатка юнәлешле алып бара. Аның район предприятиеләре буйлап рейдлар йомгаклары буенча чираттагы утырышына эшкуарлар исәбеннән 11 кеше профилактик әңгәмәгә чакырылган иде. Аларның бишесе килде.
Комиссия утырышының көн тәртибендәге мәсьәлә һәрвакыттагыча бер - эшкә ялланган хезмәткәрләр белән закон буенча тиешле хезмәт килешүләре төзү, - диде Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Территориаль бүлеге начальнигы Альберт Әгъзамов. - Әгәр әлеге документ дәүләт реестрына кермәсә һәм чагыштыру вакытында хезмәткәргә төрле социаль фондларга бүлеп алып калынган суммалар күчерелмәве ачыкланса, безгә янә очрашырга туры киләчәк. Ә ары таба контроль-күзәтү органнары эшкә кушылачак.
Эшкуарларның һәркайсының яки аның вәкиленеңчыгыш ясавынкомиссия әгъзалары аерым тыңлады. Юк-бар сәбәпләр, дөрес, барысыныкы да охшаш иде. «Ул вакытлыча гына мине алыштырды, нигездә мин үзем эшлим, ахирәтемне (апамны, бианамны) бер (ике) көнгә генә үземне алыштыруын үтендем. Ягъни: «Бизнесны яңадан теркәү (яңадан рәсмиләштерү) бара». Шулай булуга карамастан, һәрбер эш бирүчегә ачыкланган хезмәт кануниятен бозу очракларын бетерү һәм хезмәткәрләргә документларны комиссиягә тапшыру өчен анык вакыт билгеләнде.