Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 Май 2018, 02:00

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә уку­чылар арасында йөзү буенча беренчелек булды. Анда Юлия Шәрипова (Иванай мәктәбе), Алина Гыйльфанова (башкорт гимназиясе), Динар Закиров (икенче лицей), Марсель Гайнетдинов (бишенче мәктәп) - (тренер-укы- тучы Рәмилә Дәүләтбирдина), Макар Федоров (дүртенче мәктәп), Диана Гафурова, Карина Нигъмәтуллина, Диана Нигъмәтуллина (башкорт гимназиясе), Данияр Ахунов, Динара Латыйпова (бишенче мәктәп), Илнара Ялаева, Илназ Фазлыев (дүртенче мәктәп) - (тренер-укытучы Регина Имаметдинова), шулай ук Салават Ганиев, Ринара Әюпова (бишенче мәктәп), Эдуард Нәбиев (өченче гимназия), Илнур Гафуров (Иванай мәктәбе) - (тренер-укытучы Айсылу Ганиева) яшь зурлыгы буенча үз төркемнәрендә җиңү яулады.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә би­льярд буенча Җиңү көненә багышланган турнир узды. Анда катнашучылар арасында башка районнардан да спортчылар бар иде. Дүртөйле бильярдчылары гына түгел, якын-тирә районнардан килгән кунаклар да үз осталыгын исбатлады. Җиңү Илдар Мәрдамшинга (ба­лалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе) елмайды, икенче урын Дамир Гобәевка (эшкуар) бирелде, Мәүләви Йо- сыпов (мебель комбинаты) өченче булды.

Шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында җиңел атлетика кроссы буенча ярышларда Лилиана Садыйкова (беренче мәктәп), Таһир Галинуров (өченче гимназия), Эльвира Якупова (башкорт гимназиясе), Хәсән Фәттахов, Алмаз Шәрифуллин (икенче лицей), Гөлнара Сәлимгәрәева (дүртенче мәктәп) яшь зурлыгы буенча үз төркемнәрендә җиңүчеләр булды.
Читайте нас: