Ленар Арсланов Исмаел авылында цскэн. Бцген ул Русия Эчке эшләр министрлыгының Саратов югары хәрби институтының 4 курс студенты. Шушы көннәрдә без аның фашист Германиясен җиңцнең 73 еллыгына багышланган Җиңц Парадында катнашуы турында хәбәр алдык.
14-25 майда республикада тракторлар, цзйөрешле юл-төзц машиналары һәм аларга тагылмаларны файдаланганда хокук бозуларны кисәтц буенча “Частник” шартлы исем астында декадник цткәрелә.
Уфада производство ветераннары арасында өстәл теннисы буенча «Башнефть» АНК җәмгыяте кубогы узды. Беренче һәм өченче призлы урыннар безнең спортчылар Тәвис Хәйруллин һәм Рабис Бигновка бирелде. Гцзәл Габидуллина белән Валирик Фазылхановның актив катнашуы билгеләнде.
Икенче лицей укучысы Дмитрий Черный ««Кеше - Җир - Космос» ««Йолдызлык» Бөтенрусия балалар һәм яшьләрнең уку һәм фәнни-тикшеренц проектлары олимпиадасында «Физик лаборатория» номинациясендә 2 нче урын өчен диплом белән бцләкләнде. Призерны әзерләгән физика укытучысы Хәмидуллина Әлфия Венер кызының хезмәте Рәхмәт хаты белән билгеләнде.