Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2018, 02:00

«ЮЛДАШ» ГӘЗИТЕ ПРИЗЛАРЫНА 1 МАЙ ҖИҢЕЛ АТЛЕТИКА ЭСТАФЕТАСЫ

«Юлдаш» гәзите призына традицион алтмыш җиденче җиңел атлетика эстафетасы йөгерергә яратучыларның барысын да янә чакыра!

Ярышларга табиб рөхсәте булган һәм теләгән һәркем кертелә. Унике этап, командаларның сан ягыннан составы да шул тәңгәллектә булачак. Җиңүчеләр дүрт төркемдә билгеләнәчәк: беренче - шәһәр мәктәпләре, икенче - авыл мәктәпләре командалары, өченче - предприятиеләр һәм оешмалар, урта-махсус уку йортлары, һәвәскәрләр клублары командалары, дүртенче - шәхси зачетта барлык дистанциядә җиңгән спортчылар.

Йөгерү маршруты схемада күрсәтелгән, дистанция - 6 500 метр. Командаларны җыю һәм теркәү 1 майда 10 сәгатьтә шәһәрнең Ленин исемендәге мәйданында, старт 11 сәгатьтә.

Эстафета нәтиҗәсе мәктәп укучыларының комплекслы спартакиадасы исәбенә керә. Җиңүчеләр «Юлдаш» гәзитенең һәм район хакимиятенең физик культура, спорт, туризм буенча комитетының призлары, почет грамоталары белән бүләкләнәчәк.

Стартта очрашканга кадәр!




Читайте нас: